Туган як

Акциядән файдалан!

Шәһәрдә зур сәүдә үзәкләре һәм социаль яклау учреждениеләре янында вакцинацияләү мобиль пунктлары эшли - мондый акция кысаларында, бер меңнән артык түбәнкамалы прививка ясаткан инде. Машиналарда урнашкан кабинетларда прививканы чиратсыз ясатырга мөмкин. Эштән яки укудан соң поликлиникага барасы килмәгәннәр өчен менә дигән мөмкинлек бит бу. Мобиль пунктта барлык җиһазлар да стериль,...

Шәһәрдә зур сәүдә үзәкләре һәм социаль яклау учреждениеләре янында вакцинацияләү мобиль пунктлары эшли - мондый акция кысаларында, бер меңнән артык түбәнкамалы прививка ясаткан инде.
Машиналарда урнашкан кабинетларда прививканы чиратсыз ясатырга мөмкин. Эштән яки укудан соң поликлиникага барасы килмәгәннәр өчен менә дигән мөмкинлек бит бу. Мобиль пунктта барлык җиһазлар да стериль, прививка ясатыр алдыннан һәр кешене фельдшер тикшерә. Бу акция алга таба да дәвам итәчәк. Графигы түбәндәгечә:
16 октябрьдә - Гагарин урамындагы «Эссен» СҮ (9.00-12.00, 13.15-16.00); 17 октябрьдә - Южная урамындагы «Магнит» СҮ (9.00-12.00, 13.15-16.00); 18 октябрьдә - «Сити-молл» (9.00-12.00, 13.15-16.00); 19 октябрьдә - Социаль яклау һәм Пенсия фонды идарәләре янындагы мәйданчыкта (9.00-15.00), 20 октябрьдә - НКЦ (9.00-15.00).

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: