Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Үземнеке – үземә

Әл-лү, урам башындагы зур кибеттә балык сатучы Сания син буласыңмы? Сотовыеңны шул кибеттә эшләүче дус хатын бирде. Минем дуслар шәһәр буйлап сибелгән, сорасам, теләсә кемне табып бирәчәкләр. Шалтыратуымның сәбәбеме? Сабыр ит, хәзер сөйләп бирәм. Ирем өч көн буе өйгә кайтмады, дөрес булса, син аны фатирыңа керткәнсең дип ишеттерделәр. Юк-ла, ник...

Әл-лү, урам башындагы зур кибеттә балык сатучы Сания син буласыңмы? Сотовыеңны шул кибеттә эшләүче дус хатын бирде. Минем дуслар шәһәр буйлап сибелгән, сорасам, теләсә кемне
табып бирәчәкләр. Шалтыратуымның сәбәбеме? Сабыр ит, хәзер сөйләп бирәм.
Ирем өч көн буе өйгә кайтмады, дөрес булса, син аны фатирыңа керткәнсең дип ишеттерделәр. Юк-ла, ник ыскандал куптарыйм, ди, талашырга исәбемдә дә юк, иремнең синең янда яшисе килә икән, яши бирсен, миңа барыбер. Аның кибеттә эшләүче яшьрәк хатыннарга бик тиз гашыйк булуы минем өчен яңалык түгел. Ул мине дә колбаса сатып торган вакытта үзенә каратты. Әле дә хәтеремдә, берәү ашык-пошык кына колбаса үлчәп бирүемне сорады. Моның иләс-миләс икәнен күреп торам, шуннан файдаланып, үтмәс кило ярымны тизрәк шудырдым. Бу аз гына да шикләнмичә, салды да куйды сумкасына. Нишләптер, кызгандым: «Ачып кара, ичмасам, бәлкем кирәк тә түгелдер», - дим тегеңә. «Юк, теләгәнемне таптым, ахры», - дип, гөнаһсыз күзләре белән карап, мине шулчакны тәмам әсирләтте.
Тик, Сания, шуны белеп тор, иллегә җитеп килүче ир белән яшәүнең җайсыз яклары сөйләп бетергесез аның. Менә син, һәр иртә сөттә солы боткасы пешерергә әзерме? Алдан әйтеп куям, юктыр. Иремне дәвалаучы табиб ашказаны чире азып китмәсенгә, ныклы диета тотарга киңәш итте. Шуны истә тотып, көн аралаш диярлек, йә сөтле аш, йә манный боткасы пешерәм. Сания, берүк кыздырган тавык ашата күрмә, шундук язвасы ачылачак. Баллы ризык белән азындырсаң - шикәре, шуның өстенә кан басымы да сикерәчәк, ул читтән карап торышка гына өрлек агачыдай нык күренә, чынлап тикшерсәң, эче тулы чир аның.
Бервакыт ул кафеда эшләүче кабартмадай тулы гәүдәле яшь хатын янына йөрергә ияләшеп китте. Атнага якын югалып торгач, теге хатын: «Үзеңә булсын, мондый ир белән яшәгән хатынга мең
рәхмәт», - дип, аны таксига утыртып кире китереп куйды. Соңыннан белдем, ул иремә атна буена камыр ризыгы: бәлеш, кыстыбый, өчпочмак кына ашатып торган. Андый чакта нәрсә буласы билгеле: холестерины күтәрелеп, кан тамырлары тыгыла да, чырае зәңгәрләнә башлый. Ә син, Сания, моңа әзерме?! Ярар, җавап бирмәсәң дә була, әзер булмаганыңны болай да сизеп торам. Юк, син нәрсә, нишләп туктыйм, ди, монысы әле ашату ягы гына...
Танышуның икенче көнендә ирем, гадәттә, театрга барырга кыстый башлый. Бара калсагыз, үзең белән йөрәк даруы кыстырырга онытма. Тамаша караганда артык хисләнеп, дулкынланып китсә, бер-ике төймәне шунда ук авызына каптырырсың. Карале, ресторанга чакырса, ә ул сине барыбер чакырачак, алдан әйтеп куям, анда барып, адәм хурлыгына кала күрмә. Ишетсен колагың, өченче рюмкадан соң дөньясын онытып аңын югалткач, бернинди дә дару ярдәм итмәячәк. Дөресен әйткәндә, кайсы очракта нинди дару бирергә кирәклеген белсәң, сиңа да зыян итмәс иде, Сания. Ярар, дару турында булды кебек, хәзер кием-салымга күчик.
Әле дә хәтерлим, синең яныңа аягындагы бер кат носкидан гына чыгып китте. Хәзер көннәр суытуга таба бара, әгәр мужикның аягы туңса, төне буе бәдрәф юлын таптаячак. Кайтып керүенә өшеккән аякларын юарга җылы су әзерләп куй, югач, кып-кызыл булганчы ышкырга кирәк булганын да онытма. Аннан биленә иске мамык шәл урарга кирәк булыр. Әгәр шулай итмәсәң, радикулиты кузгалачак, ә бу ахырзаман белән бер чама диярлек.
Сине куркытыр өчен түгел, бу әйтергә теләгәнемнең яртысы гына. Дөресен әйт, үзеңне минеке кебек гөрнәдирдәй ир белән яшәргә лаек дип саныйсыңмы? Ничек? Саташканмын, кирәк түгел, ирең үзеңә булсын дисеңме?! Нәкъ шулайдыр, синнән бүтәнне көтмәгән идем дә. Хәзер тамагымдагы төеремне йотып җибәрәм дә, җавабымны әйтеп бирәм. Ни бит, Сания, борчылма, син миннән күпкә яшьрәк, берне түгел, кырыкны табарсың әле. Ул җырда гына « Илледә дә әле соң түгел»...дип җырлыйлар, чынбарлыкта соңмы-түгелме, анысын үзем генә беләм. Ярар, монысы белән азмы-күпме яшәгән, кем әйтмешли, утлар-сулар кичкән, зинһар, янымда калып торсын. Ничек авыр булса да, чыдармын, үпкәләр кешем юк кебек, ни әйтсәң дә, үземнеке үземә...
Илдар ХӘЙРУЛЛИН.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев