Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Покрау көне

Покрау көне «Покрау» дигән изге бәйрәм көне - Табигатькә бәйле күренеш: Төшкә кадәр көз билгесе булса, Ә төштән соң кыш килә, имеш. Кызыл миләш, балан, сер бирмичә, Тибрәләләр җилдән сакланып. Серләшәләр: «Әле безгә көз», - дип, «Покрау» карый бары сокланып. «Олы Покрау» - дини, зур бәйрәм ул, Яшь әтәчтән аш-су...

Покрау көне
«Покрау» дигән
изге бәйрәм көне -
Табигатькә
бәйле күренеш:
Төшкә кадәр
көз билгесе булса,
Ә төштән соң
кыш килә, имеш.
Кызыл миләш, балан,
сер бирмичә,
Тибрәләләр җилдән
сакланып.
Серләшәләр:
«Әле безгә көз», - дип,
«Покрау» карый
бары сокланып.
«Олы Покрау» - дини,
зур бәйрәм ул,
Яшь әтәчтән
аш-су ясала.
Авыл халкы өчен -
туйлар чоры,
Кунак йөрешүләр
башлана.
Җимеш пироглары
пешерелә,
Эчлекләре -
көзге җимештән.
Табигать хәзинәләре
барысы
Алма, балан, гөмбә
кебектән.
Бу бәйрәмне саклый
керәшен халкы:
«Изге кыз -
Мария көне» - дип.
Киләчәк буыннар
искә алып,
Дәвам итсен,
диеп, сөенеп.
Анастасия УСАЧЕВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев