Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

МИЛЛИ ХӘЯТ

29нчы мәктәпнең 3нче «з» сыйныфы укытучыларны татарча концерт куеп котлады. Шигырьләр дә укыдылар, мәктәп тормышына караган юмор күренешләрен дә күрсәттеләр. Укучылар чыгышка «Сөенеч» театр түгәрәгендә әзерләнгән. Беренче алкышлар нык канатландырган, инде әкияткә алынмакчылар. Хәзергә сәхнә хәрәкәтләренә, грим салу осталыгына өйрәнү бара. Күнекмәләр барысына да бик ошый. Йөрүчеләрнең күпчелеге кызлар икән....

29нчы мәктәпнең 3нче «з» сыйныфы укытучыларны татарча концерт куеп котлады. Шигырьләр дә укыдылар, мәктәп тормышына караган юмор күренешләрен дә күрсәттеләр. Укучылар чыгышка «Сөенеч» театр түгәрәгендә әзерләнгән. Беренче алкышлар нык канатландырган, инде әкияткә алынмакчылар. Хәзергә сәхнә хәрәкәтләренә, грим салу осталыгына өйрәнү бара. Күнекмәләр барысына да бик ошый. Йөрүчеләрнең күпчелеге кызлар икән. Түгәрәк җитәкчесе Вәсилә Исмәгыйлева укытучылар ярдәме белән малайларны да җәлеп итеп булачагына ышана.
* * *
Милли сәхнә биюләрен куючы яңа төркем барлыкка килде. «Сирень» исемле бу төркемне И.Садыйков исемендәге балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда эшләүче С.Заманова җитәкли. Быел гына Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлап кайткан яшь белгеч 2нче һәм 31нче мәктәпләрдә дә шөгыльләнә. Иҗат сараенда эшләүче егермегә якын белгеч әдәби-драматик, курай, туган як табигатен өйрәнү, керәшен фольклоры һәм башка күпкырлы юнәлешләрдә түгәрәкләр алып баралар. Милли-мәдәният бүлеге яңа уку елында барлыгы 47 төркем туплаган.
* * *
Бүләккә - гаилә шәҗәрәсе. 81 яшьлек Дания әби кызының юбилеена нәсел агачын төзү үтенече белән аксакаллар шурасы әгъзасы Мансур Ганиевка мөрәҗәгать иткән. Мансур аганың архив тупламасында якташлары Гатауллиннар нәселе турында мәгълүмат җитәрлек. Чыгышы ягыннан алар бер яктан, Әлки районы Абдулсалман авылыннан. Бу авылга морзалар нигез салган дигән фараз бар. Тугыз ел Казан архивларында эзләнү нәтиҗәсендә, Мансур ага туган төбәгенең дүрт авылын өйрәнгән. Үзенең нәсел җебен унбер буынга кадәр белә, морзалыгы әтисе ягыннан икән. Шәҗәрә остасы Дания әбинең гаилә тарихын ноябрьгә өлгертергә исәпли.
* * *
Хәтер көненә - китап күргәзмәсе. Кол Гали исемендәге милли китапханәдә «Хәтерләүдән курыкма син!» дигән тематик күргәзмә эшли башлады. Уку залында 1552 ел тарихи вакыйгалары белән бәйле басма чыганаклар тупланган. Китап битләре буйлап күзәтү үткәреләчәк. Октябрь урталарына планлаштырылган тематик чара яшьләр игътибарына юнәлтелә.
Материалларны
Әлфия ХАФИЗОВА туплады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев