Туган як

3 октябрь 2017 яңалыклары

  • 3 октябрь 2017 - 12:14
    Кызыксыну уяткан
    Түбән Кама шәһәре музее «АРТ Россия. Нижний Новгород - 2017» күргәзмә-ярминкәсендә катнаша. Биредә ул татар рәссамы, сынчы, Татарстанның халык рәссамы, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Әхсән Фәтхетдинов эшләре коллекциясен тәкъдим итте. Үзенчәлеклеге белән аерылып торучы якташыбыз иҗаты күргәзмәгә килүчеләрне җәлеп итә. Чарада 57 илдән 700 рәссам катнаша. Ул 8 октябрьгә кадәр...
    574
    0
    0
  • 3 октябрь 2017 - 12:07
    Кеше күңелен моңландырып
    Чиркәүдә чаң кагу тавышы үзе ниндидер сихри моң булып ишетелә. Моны эшләүче кеше тылсымчы булып тоела. Их, шул мизгелне күреп булса иде. Шәһәрдәшебез Валерий Афанасьев күреп кенә калмаган, үзе дә чаң сугып караган. Русьны чукындыру көне уңаеннан, Мәскәү һәм Бөтенроссия изге патриархы Кирилл хуплавы белән, җәй ахырында барлык Россия православие...
    657
    0
    0
  • 3 октябрь 2017 - 12:03
    Сезон уңышлы башланды
    Җәйге каникул тәмамлану белән, «Шинник» спорт комплексының көрәш бүлегендә шөгыльләнүче яшьләр өчен яңадан күнегүләр һәм ярышлар башланды. Узган ял көннәрендә алар инде ике зур ярышта катнаштылар. Кукмарада 1999-2000 елгы егетләр өчен Татарстанның милли көрәш федерациясе кубогына командалар беренчелеге үткәрелде. Тренер Илнар Гәрәевнең өйрәнчекләре анда, келәм хуҗаларын - Кукмара спортчыларын гына...
    583
    0
    0
  • 3 октябрь 2017 - 11:56
    Тренерны искә алдык
    Сентябрь аеның кояшлы бер көнендә Түбән Каманың бер төркем көрәш ветераннары һәм тренерлар, шәһәр зиратына барып, Таһир Вәлиуллин кабере янында җыелдылар. Түбән Камада ирекле көрәшкә нигез салган, бу төр буенча беренче тренер булган Таһир Закир улының туган көне иде бу. Аннан көрәш серләрен өйрәнгән егетләр арасында, остазларының эшен дәвам иттереп,...
    587
    0
    0
  • 3 октябрь 2017 - 11:36
    Көзге уңыш шатлыгы
    Көз - уңышка бай вакыт. Хезмәтеңнең нәтиҗәсен күреп шатланасың. Күптән түгел Түбән Камада алтынчы тапкыр «Көз бүләкләре» күргәзмәсе узды. Әлеге чараны «Берегиня» клубы пенсионерлары шәһәрнең ветераннар советы белән берлектә үткәрде. Күргәзмә конкурс буларак барды. Үзләре үстергән уңышларын күрсәтү өчен 30 бакчачы җыелды. Һәрберсе җиләк-җимеш һәм яшелчәләре турында тәфсилләп сөйләде, сортлары...
    612
    0
    0
  • 3 октябрь 2017 - 11:28
    Олылап, хөрмәтләп...
    1 октябрьдә Халыкара өлкәннәр көне узды. Бу нисбәттән Түбән Камада аларга багышлап җомгадан алып якшәмбегә кадәр күптөрле чаралар үткәрелде. Гомумән, Халыкара өлкәннәр көне бәйрәме үткәрелмәгән оешма булмагандыр. 29 сентябрьдә Түбән Уратма мәдәният йортында авыл әби-бабайлары өчен бәйрәм оештырылды. Котлау һәм рәхмәт сүзләре белән авыл башлыгы Айрат Гарифуллин һ.б. чыгыш ясады....
    515
    0
    0
  • 3 октябрь 2017 - 08:40
    Таныштылар, аралаштылар...
    Түбән Кама һәм Мэйшань шәһәрләре дуслашачак. Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин җитәкчеләрнең эшлекле киңәшмәсендә ике арада дуслык һәм хезмәттәшлек урнаштыру турында килешү төзү планы турында әйтте. Исегезгә төшерәбез: шәһәр мэры, Татарстанның башка муниципаль районы башлыклары белән бергә, Кытай Халык Республикасына сәяхәт кылып кайтты. Делегатлар Сычуань провин-циясендә икътисад, авыл...
    494
    0
    0
  • 3 октябрь 2017 - 08:10
    Юл иминлеге
    Тикшерү узган Куркынычсызлык атналыгы» кысаларында, Түбән Кама ЮХИДИ хезмәткәрләре «Автобус» профилактика рейды уздырган. Түбән Кама шәһәре һәм районында автобуслар катнашында 9 юл-транспорт очрагы теркәлгән. Нигездә, зыян күрүчеләр - салон эчендә егылган пассажирлар. Узган ел алар унау булган. Рейд вакытында ЮХИДИ инспекторлары, юлда автобусларны туктатып, беренче чиратта транспортның техник халәте, куркынычсызлык...
    532
    0
    0
  • 3 октябрь 2017 - 07:27
    Ифтар узды
    Мөселман календаре буенча Гашура көне Мөхәррәм аеның унынчы көненә туры килә һәм бик зур әһәмияткә ия. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв) дә ураза тоткан. Менә Түбән Кама мөселманнары да таңнан алып ахшамгача ураза тотты. Кичен исә шәһәребезнең үзәк мәчетендә ифтар мәҗлесе узды. Анда барлыгы 450 ир-егет һәм хатын-кыз җыелды. Табын тәм-томнардан сыгылып...
    592
    0
    0
  • 3 октябрь 2017 - 07:23
    70 яшендә булса да
    Казан ЮХИДИ комплексы территориясендә машина йөртү осталыгы буенча бәйгенең финалы узган. Ул Халыкара өлкәннәр көненә багышланган. Автомобиль йөртүче пенсионерлар арасында түбәнкамалы өченче урынга ия булган. Бәйгедә машина йөртү буенча «В» категориясе булган 60 яшьтән олырак ир-атлар, 55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар көч сынашкан. Финалга 41 автосөюче чыккан. Түбән Кама данын ерак...
    480
    0
    0
  • 3 октябрь 2017 - 07:16
    Үз куышың булу – зур бәхет
    Студентлар урамындагы 30нчы йорттан яңа фатир алучылар шулай дип сөенә. Күптән түгел «Татнефть» компаниясенең нефть химиясе комплексы предприятиеләре хезмәткәрләренең 74 гаиләсе Студентлар урамындагы 30нчы йорттан фатир алган. Ел ахырына кадәр шәһәрнең 34нче микрорайонындагы 129 фатирлы йорттан тагын 78е бүленеп биреләчәк. Шинчылар «Социаль ипотека» программасында 2005 елдан катнаша. Шушы вакыттан бирле...
    457
    0
    0
  • 3 октябрь 2017 - 07:03
    ЯҢАЛЫКЛАР
    Эшкә йөрү - уңайлырак Түбән Камада 8а автобус маршрутына үзгәрешләр кертелде. Бу турыда medianknh.ru сайты хәбәр итә. Бу 47нче микрорайон төзелеше тәмамланып, йортларда кешеләр яши башлауга бәйле. 8а маршруты автобусы 6.35 сәгатьтә Төзүчеләр урамы, 59нчы йорт янындагы тукталыштан кузгалып, «Тынычлык урамы, 73» тукталышына кадәр, аннары Сөембикә урамы буенча гадәти маршрут...
    619
    0
    0
Реклама