Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Тренерны искә алдык

Сентябрь аеның кояшлы бер көнендә Түбән Каманың бер төркем көрәш ветераннары һәм тренерлар, шәһәр зиратына барып, Таһир Вәлиуллин кабере янында җыелдылар. Түбән Камада ирекле көрәшкә нигез салган, бу төр буенча беренче тренер булган Таһир Закир улының туган көне иде бу. Аннан көрәш серләрен өйрәнгән егетләр арасында, остазларының эшен дәвам иттереп,...

Сентябрь аеның кояшлы бер көнендә Түбән Каманың бер төркем көрәш ветераннары һәм тренерлар, шәһәр зиратына барып, Таһир Вәлиуллин кабере янында җыелдылар.
Түбән Камада ирекле көрәшкә нигез салган, бу төр буенча беренче тренер булган Таһир Закир улының туган көне иде бу. Аннан көрәш серләрен өйрәнгән егетләр арасында, остазларының эшен дәвам иттереп, үзләре тренер булганнары да байтак: Равил Булатов, Исмәгыйль Әхмәтгәрәев, Зөфәр Әхмәтшин, Александр Крылов, Иван Крайнов, Александр Никитин һ.б. Заманында мин үзем дә Таһир Закир улының беренче өйрәнчекләре арасында идем.
Узган ел, элекке өйрәнчекләре аның 70 яшьлек юбилеена багышлап ирекле көрәш турниры оештырырга әзерләнеп йөргән чорда вафат булды ул. Инде менә быел туган көне алдыннан каберенә һәйкәл ясатып куелды. Моның өчен акчаны көрәш ветераннары җыйды, иң саллы өлешне Татарстанның атказанган спорт остасы Фазыл Әхмәтҗанов кертте.
Һәйкәл куелып, төзекләндерелгән кабер янында җыелган көрәш ветераннары һәм тренерлар үзләренең остазлары турындагы хатирәләрен яңарттылар. Таһир Вәлиуллин исеме Түбән Кама спорты тарихында мәңге яшәр.
Рафаил Хәйруллин.

 

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X