Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сезон уңышлы башланды

Җәйге каникул тәмамлану белән, «Шинник» спорт комплексының көрәш бүлегендә шөгыльләнүче яшьләр өчен яңадан күнегүләр һәм ярышлар башланды. Узган ял көннәрендә алар инде ике зур ярышта катнаштылар. Кукмарада 1999-2000 елгы егетләр өчен Татарстанның милли көрәш федерациясе кубогына командалар беренчелеге үткәрелде. Тренер Илнар Гәрәевнең өйрәнчекләре анда, келәм хуҗаларын - Кукмара спортчыларын гына...

Җәйге каникул тәмамлану белән, «Шинник» спорт комплексының көрәш бүлегендә шөгыльләнүче яшьләр өчен яңадан күнегүләр һәм ярышлар башланды. Узган ял көннәрендә алар инде ике зур ярышта катнаштылар.
Кукмарада 1999-2000 елгы егетләр өчен Татарстанның милли көрәш федерациясе кубогына командалар беренчелеге үткәрелде. Тренер Илнар Гәрәевнең өйрәнчекләре анда, келәм хуҗаларын - Кукмара спортчыларын гына алга уздырып, 32 команда арасында икенче призлы урынны алуга ирештеләр.
Ә Ульяновск шәһәрендә 2002-2004 елгы яшьләр арасында ирекле көрәш буенча Идел буе федераль округы беренчелегенә ярыш узды, анда малайлар да, кызлар да көч сынашты. 13нче мәктәп укучысы Сабина Баһабетдинова үз авырлык үлчәвендә көмеш призер булды. Аның бу уңышында тренеры Олег Егоровның да өлеше бар.
«Шинник» спорт комплексының матбугат хезмәте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев