Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

70 яшендә булса да

Казан ЮХИДИ комплексы территориясендә машина йөртү осталыгы буенча бәйгенең финалы узган. Ул Халыкара өлкәннәр көненә багышланган. Автомобиль йөртүче пенсионерлар арасында түбәнкамалы өченче урынга ия булган. Бәйгедә машина йөртү буенча «В» категориясе булган 60 яшьтән олырак ир-атлар, 55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар көч сынашкан. Финалга 41 автосөюче чыккан. Түбән Кама данын ерак...

Казан ЮХИДИ комплексы территориясендә машина йөртү осталыгы буенча бәйгенең финалы узган. Ул Халыкара өлкәннәр көненә багышланган. Автомобиль йөртүче пенсионерлар арасында түбәнкамалы өченче урынга ия булган.
Бәйгедә машина йөртү буенча «В» категориясе булган 60 яшьтән олырак ир-атлар, 55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар көч сынашкан. Финалга 41 автосөюче чыккан. Түбән Кама данын ерак рейсларга йөрүче 70 яшьлек Юрий Посыпкин яклаган.
Ярышучылар юл йөрү кагыйдәләрен белү дәрәҗәсен, билгеләнгән вакытка автомобиль йөртү осталыгы күнекмәләрен күрсәтте. Нәтиҗәләр буенча Юрий Иванович өченче урынга ия булган. Бүләкләү тантанасында ТР премьер-министры урынбасары Шамил Гаффаров, ТР ЮХИДИ идарәсе начальнигы Ленар Габдрахманов, «Юл йөрү куркынычсызлыгы» оешмасы директоры Рифкать Миңнеханов катнашкан. Җиңүчеләргә кубоклар, медальләр, дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылган.
Түбән Кама ЮХИДИ пропагандасы бүлеге

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев