Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Үз куышың булу – зур бәхет

Студентлар урамындагы 30нчы йорттан яңа фатир алучылар шулай дип сөенә. Күптән түгел «Татнефть» компаниясенең нефть химиясе комплексы предприятиеләре хезмәткәрләренең 74 гаиләсе Студентлар урамындагы 30нчы йорттан фатир алган. Ел ахырына кадәр шәһәрнең 34нче микрорайонындагы 129 фатирлы йорттан тагын 78е бүленеп биреләчәк. Шинчылар «Социаль ипотека» программасында 2005 елдан катнаша. Шушы вакыттан бирле...

Студентлар урамындагы 30нчы йорттан яңа фатир алучылар шулай дип сөенә. Күптән түгел «Татнефть» компаниясенең нефть химиясе комплексы предприятиеләре хезмәткәрләренең 74 гаиләсе Студентлар урамындагы 30нчы йорттан фатир алган. Ел ахырына кадәр шәһәрнең 34нче микрорайонындагы 129 фатирлы йорттан тагын 78е бүленеп биреләчәк.
Шинчылар «Социаль ипотека» программасында 2005 елдан катнаша. Шушы вакыттан бирле комплекс хезмәткәрләренең 2,5 меңнән артык гаиләсе торак шартларын яхшырткан. Аларга предприятие хисабыннан беренчел кертем өчен акча бүлеп бирелә.
Яңа фатир хуҗаларының шатлыклары эченә сыймый. «2014 елда чиратка баскан идек. 3 ел дигәндә хыялыбыз тормышка ашты. Август аенда Студентлар урамындагы 30нчы йорттан 3 бүлмәле фатир алдык», - дип куанычы белән уртаклаша Рушан Галиуллин. Алар башта Вахитов проспектының 19нчы йортында тулай торакта, аннары Корабельная урамындагы 5нче йортта яшәгән. Рушанның тормыш иптәше Гөлназ бүгенге көндә декрет ялында, кызлары Зилияне тәрбияли. «Үз куышың булу - зур бәхет, - ди Гөлназ. - Бүлмәләр иркен, якты. Фатирның 7нче катта булуы да әйбәт».
Сабировлар гаиләсе дә Яңа елны яңа өйдә каршы алачак. Гаилә башлыгы Наил белән аның хатыны ике бала тәрбияләп үстерәләр. Уллары Рөстәмгә - 16, кызлары Әдиләгә 10 яшь. «Үз куышыбыз булганчы әни белән бергә аның 2 бүлмәле фатирында бишәү яшәдек», - ди Наил. «Үзебез дә, балалар да бик шатланды. Хәзер күңелле мәшәкатьләр белән яшибез», - дип кушыла иренә Гөлнара.
Ринат ХӘЙРУЛЛИН.
Автор фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X