4 май 2017 яңалыклары
-
Телевизор за подписку
-
Артист буласы билгеле иде
Узган ел Түбән Каманың Т.Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театры коллективы яшь артистлар белән тулыланды. Казанда белем алып, бирегә килгән яшьләр хәзерге вакытта шактый гына шомарып киләләр. Шуларның берсе - Эльвира Фәттахова. Башкортстанда туып, Яр Чаллыда үскән кыз кечкендәдән үк сәхнәләрдә чыгыш ясаган - күбесенчә, шигырь сөйләгән, җырлаган, Кар кызын...
-
Күңелемнең сүрелгән чагы...
«Миңа 20 яшь. Дусларым белән аралашырга, күңел ачарга яратам, тормышымда нәрсә кирәген, нигә омтылганымны тәгаен беләм. Ә менә соңгы арада үземә әллә нәрсә булды. Елмаясым килми, дусларым белән очрашасым да. Өйдә көннәр буе түшәмгә карап ятар идем, тик укырга да барасы бар. Миңа нишләргә? Алинә». Марина БЕСХВОСТОВА, психолог: - Һәрберебездә...
-
Бәйгегә ни җитмәде?
Түбән Камада «Татар егете»н сайладылар. Әлеге бәйге Агропромышленность көллиятендә узды. Жюри әгъзаларына 8 финалист үз талантларын күрсәтте. Егетләр җырладылар, биеделәр, юмор осталыгын күрсәттеләр. Барысының да диярлек милли киемнән булулары да ошады - килешеп тора үзе. Гран-прины 16нчы мәктәп укучысы Илшат Тимербаев яулады. 1 урында - Рәсим Гәрәев (М.Җәлил исемендәге 1нче...
-
«Сөенеч»ләр сөендерә
Красный Ключ поселогында узган Г.Тукайга багышланган кичә, медицина һәм педагогия көллиятендә туган тел ункөнлеге уңаеннан узган чара, Нәүрүз бәйрәме, Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә Ф.Хановның юбилее... «Сөенеч» театрының яшь артистларын әнә шундый төрле бәйрәмнәрдә, чараларда еш күреп була. Узган ел сентябрь аенда оешкан әлеге коллективта 13 кеше: алар медицина һәм педагогия...
-
Акча күчерелгәнме?
«Пенсиягә чыгарга өч ай калды. Җитәкчемнең пенсия фондына түләүләрне күчерү-күчермәве турында каян белергә була? Радик Сәлимов». Сорауга җавапны Россия Пенсия Фондының Түбән Кама буенча ида-рәсе начальнигы Лариса СЕМЕНОВА бирде: -Барлык мәгълүмат Пенсия фондының шәхси исәп-хисап счетыгызда саклана. Моны Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинетта да белеп була. Әлеге хезмәттән файдалану өчен,...
-
Халыклар дуслыгы
83нче балалар бакчасында «Халык педагогикасы нигезендә балаларга күп мәдәниятле тәрбия бирү» темасы буенча региональ конференция узды. Кунакларга татар бәйрәме - «Карга боткасы» күрсәтелде. Шул ук вакытта башкорт, чуаш, мари халыкларының гореф-гадәтләре белән дә таныштырдылар - биюләре һәм җырлары Түбән Кама милләтләренең дус-тату булып яшәүләрен күрсәтте. Конференциягә Яр Чаллы, Зәй, Алабуга...
-
Сокландырдылар
91нче балалар бакчасында «Зирәкләр һәм тапкырлар» бәйгесе узды. Аның беренче этабында Түбән Каманың 76 мәктәпкәчә белем учреждениесеннән 77 бала катнашты. Сынаулар вакытында алар үз-үзләре турында сөйләргә, логикага кагылышлы биремнәрне чишәргә, татар телендә сөйләргә, һ.б. биремнәр үтәргә тиеш иде. Балаларның әзерлек дәрәҗәсе бик югары булды, монда әти-әни, тәрбиячеләр өлешләре зур. Нәтиҗәдә,...
-
Чистартабыз, утыртабыз
Май бәйрәме алдыннан Түбән Камада 3 мең тирәсе агач утыртылды. Шәһәр ишегалларын, шәһәрнең 45 еллыгы скверын, Мурадьян урамындагы урман кырыен (җәяүлеләр сукмагы), Вахитов һәм Шинчылар урамнары киселешен миләш, каен, юкә, корычагач һәм сирень бизәячәк. Эшне 300гә якын түбәнкамалы башкарган, алар арасында яшь экологлар да, идарәче компания хезмәткәрләре, мировой судьялар һ.б....