Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Халыклар дуслыгы

83нче балалар бакчасында «Халык педагогикасы нигезендә балаларга күп мәдәниятле тәрбия бирү» темасы буенча региональ конференция узды. Кунакларга татар бәйрәме - «Карга боткасы» күрсәтелде. Шул ук вакытта башкорт, чуаш, мари халыкларының гореф-гадәтләре белән дә таныштырдылар - биюләре һәм җырлары Түбән Кама милләтләренең дус-тату булып яшәүләрен күрсәтте. Конференциягә Яр Чаллы, Зәй, Алабуга...

83нче балалар бакчасында «Халык педагогикасы нигезендә балаларга күп мәдәниятле тәрбия бирү» темасы буенча региональ конференция узды.
Кунакларга татар бәйрәме - «Карга боткасы» күрсәтелде. Шул ук вакытта башкорт, чуаш, мари халыкларының гореф-гадәтләре белән дә таныштырдылар - биюләре һәм җырлары Түбән Кама милләтләренең дус-тату булып яшәүләрен күрсәтте.
Конференциягә Яр Чаллы, Зәй, Алабуга балалар бакчаларының тәрбиячеләре чакырулы иде. Алар тәҗрибә уртаклашу максатыннан мастер- класслар үткәреп, дидактик уеннар да алып килделәр.
Чараның 83нче балалар бакчасында үткәрелүе очраклы түгел. Чөнки әлеге мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе милли тәрбия бирү буенча Татарстанда бердәнбер мәйданчык булып тора. Балалар күбесенчә татар гимназияләренә укырга керәләр.
Илнар НУРИӘХМӘТОВ.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев