Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Сөенеч»ләр сөендерә

Красный Ключ поселогында узган Г.Тукайга багышланган кичә, медицина һәм педагогия көллиятендә туган тел ункөнлеге уңаеннан узган чара, Нәүрүз бәйрәме, Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә Ф.Хановның юбилее... «Сөенеч» театрының яшь артистларын әнә шундый төрле бәйрәмнәрдә, чараларда еш күреп була. Узган ел сентябрь аенда оешкан әлеге коллективта 13 кеше: алар медицина һәм педагогия...

Красный Ключ поселогында узган Г.Тукайга багышланган кичә, медицина һәм педагогия көллиятендә туган тел ункөнлеге уңаеннан узган чара, Нәүрүз бәйрәме, Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә Ф.Хановның юбилее...
«Сөенеч» театрының яшь артистларын әнә шундый төрле бәйрәмнәрдә, чараларда еш күреп була.
Узган ел сентябрь аенда оешкан әлеге коллективта 13 кеше: алар медицина һәм педагогия көллиятләре студентлары. Шәһәрдә татар яшьләр театры түгәрәге булдыру тәкъдиме белән чыккач, Бөтендөнья татар конгрессы Түбән Кама бүлегенең башкарма директоры Вәсилә Исмәгыйлева эшкә үзе алына.
- Түбән Кама уку йортларына хатлар җибәрдек, сәләтле егетләрне һәм кызларны ачыклау максаты белән, «Күчтәнәч» конкурсын уздырдык.
Нәтиҗәдә, театр түгәрәгенә милли җанлы яшьләр килде, - ди Вәсилә ханым.
Театр репертуарында 3 пьесадан өзекләр бар. Тагын берсен кую буенча эш бара. Уйнау белән бергә, егетләр һәм кызлар җыр, бию, кичәләрне алып бару серләренә төшенәләр. Даими рәвештә шәһәр артистлары белән очрашулар, мастер-класслар оештырыла. Яшьләр йөзләренә грим салырга өйрәнәләр. 11 майда исә Халыклар дуслыгы йортында Вәсилә ханым «Сөенеч»кә презентация уздырырга ниятли, кичәдә, шулай ук, шәһәрнең сәләтле җырчылары, музыка коралларында уйнаучылар катнашыр дип көтелә.
«Сөенеч» артистлары әсәрләрдән өзекләрне генә түгел, спектакль куярга хыялланалар. Тик декорацияләр, костюмнар булмау аркасында бу теләкләре әлегә тормышка аша алмый.
Әмма өметсез, шайтан дигәндәй, бәлки, финанс яктан ярдәм итәргә теләүчеләр булса?..

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X