Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Күңелемнең сүрелгән чагы...

«Миңа 20 яшь. Дусларым белән аралашырга, күңел ачарга яратам, тормышымда нәрсә кирәген, нигә омтылганымны тәгаен беләм. Ә менә соңгы арада үземә әллә нәрсә булды. Елмаясым килми, дусларым белән очрашасым да. Өйдә көннәр буе түшәмгә карап ятар идем, тик укырга да барасы бар. Миңа нишләргә? Алинә». Марина БЕСХВОСТОВА, психолог: - Һәрберебездә...

«Миңа 20 яшь. Дусларым белән аралашырга, күңел ачарга яратам, тормышымда нәрсә кирәген, нигә омтылганымны тәгаен беләм. Ә менә соңгы арада үземә әллә нәрсә булды. Елмаясым килми, дусларым белән очрашасым да. Өйдә көннәр буе түшәмгә карап ятар идем, тик укырга да барасы бар. Миңа нишләргә?
Алинә».
Марина БЕСХВОСТОВА, психолог:
- Һәрберебездә дә мондый вакыт була. Без бары тик күңелле тормыш белән яши алмыйбыз: кешегә шатлык та, көенече дә кирәк. Әлеге вакытларны һәркем үзенчә уздырып җибәрергә тырыша. Бу психикабызның сыгылмалылыгыннан, тирә-юньдәге кешеләрдән, тормыштагы хәлләрдән тора. Әмма аның вакытлыча гына булуын аңларга тырышыгыз. Киенү рәвешен үзгәртегез, ачык төслесенә алыштырыгыз, яңа кешеләр белән танышыгыз, урамга чыгыгыз, театрга, концертларга йөрегез. Әгәр дә үзегез әлеге халәттән чыга алмасагыз, психологка мөрәҗәгать итегез. Белгеч аның сәбәбен ачыкларга һәм бу авыр хәлдән чыгарга ярдәм итәчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев