Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Артист буласы билгеле иде

Узган ел Түбән Каманың Т.Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театры коллективы яшь артистлар белән тулыланды. Казанда белем алып, бирегә килгән яшьләр хәзерге вакытта шактый гына шомарып киләләр. Шуларның берсе - Эльвира Фәттахова. Башкортстанда туып, Яр Чаллыда үскән кыз кечкендәдән үк сәхнәләрдә чыгыш ясаган - күбесенчә, шигырь сөйләгән, җырлаган, Кар кызын...

Узган ел Түбән Каманың Т.Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театры коллективы яшь артистлар белән тулыланды. Казанда белем алып, бирегә килгән яшьләр хәзерге вакытта шактый гына шомарып киләләр. Шуларның берсе - Эльвира Фәттахова.
Башкортстанда туып, Яр Чаллыда үскән кыз кечкендәдән үк сәхнәләрдә чыгыш ясаган - күбесенчә, шигырь сөйләгән, җырлаган, Кар кызын уйнаган. Шуңа күрә якыннарының аның тормышын нәкъ менә иҗат белән бәйләячәгендә бер шиге дә булмаган. Ул, чыннан да, Казан театр училищесының эстрада бүлегенә укырга кергән.
- Укуны тәмамлаганда, мин театрда уйнау турында хыяллана башладым, әмма, Яр Чаллы театрында урын булмады - аларга егетләр генә кирәк, - ди Эльвира.- Шунда дустым Алинә Түбән Камага барырга тәкъдим итте. Әти-әни ризалык биргәч, тәвәккәлләдек.
Театр режиссеры Рөстәм Галиевтән башта бераз шүрләсә дә, алга таба тынычланган. «Әйтә икән, димәк мин нәрсәдер дөрес
эшләмим, гаеп миндә» дигән фикердә кыз. Сүзләренә караганда, коллективта яңа артистларны ачык йөз белән каршы алалар, кирәк чакта, ярдәм итәләр.
Рольләренә килгәндә, Эльвира «ввод»ларны уйный. Мондый очраклар башка театрларда да бар. Мисал өчен, театрдан киткән яки ниндидер сәбәпләр аркасында спектакльдә уйный алмаган артистларга алмашка яшьләр килә. Эльвира образлары: «Син мине күрәсеңме?» (Илүзә),
«СССРда ясалганнар» (Ләйсән), «Әйдә барыйк, кызлар карыйк» (Зөhрә), «Гөргери кызын бирә» (Үринә) һ.б. - Иң авыры - сәхнәгә чыгу, һаман дулкынланам, - дип, хисләре белән уртаклаша ул.
Кызны биш ел элек «Тылсым» җыр төркеменә чакыралар. Кызлар җырлар яздырганнар, клипларда төшкәннәр. Түбән Камада яшәвенә карамастан Эльвира Казанга барып, төркеме белән чыгыш ясарга да өлгерә.
Фотода: Эльвира Фәттахова.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев