17 апрель 2017 яңалыклары
-
17 апрель 2017 - 11:35Яңа канал, яңа планнар...12 апрельдә - Космонавтика көнендә Түбән Кама телерадиокомпаниясе «Татарстан-24» каналына күчте һәм бу уӊайдан тәкъдим итү кичәсе узды. Чарага канал партнерлары, шәһәр һәм район оешмалары җитәкчеләре чакырылды. Дәрәҗәле кунаклар арасында «Татмедиа» АҖ генераль директоры урынбасарлары Әлфия Адиятова һәм Марина Коновалова, «Татарстан-24» телекомпаниесенеӊ башкарма директоры Алексей Усанов бар иде. Түбән Кама...
-
17 апрель 2017 - 10:23Фестивальдә сынатмаганнарТүбән Камада «Лейся, песня, на просторе» V фестиваленең гала-концерты узды. Ел саен анда катнашырга теләүчеләр саны арта гына бара. Быел чарада шәһәр һәм районнан 300 кеше катнашкан, финалга барлыгы 24 җиңүче җитә алган. Ветераннар шигырь сөйләү, җыр, музыка коралларында уйнау һ.б. номинацияләрдә ярышканнар. Кайберләре үзләре язган җырларны да башкарганнар. Җиңүчеләр...
-
17 апрель 2017 - 10:21Бәрмәнчек бәйрәмеӘлеге бәйрәм Пасхага бер атна калган якшәмбедә үткәрелә. Бәрмәнчек - керәшен сүзе. Урысчага тәрҗемәсе - верба, ә татарча - тал песие. Бәрмәнчек сүзе «бәргәләү»дән алынган. Ул Евангелиедә тасвирланган бөек вакыйгаларның берсе булып санала. Бәрмәнчек атнасында су буйларында үсә торган таллар бөреләрен кабартып, чәчәк аталар. Песиле талның ботакларын өйгә алып кайтып,...
-
17 апрель 2017 - 10:18Без – Тукайлы халыкТукай исемендәге үзәк китапханә, менә инде 22 ел рәттән, «НТР» телерадиокомпаниясе белән берлектә телевизион викториналар үткәрә. 2017 елда узачак викторина өчен китапханә фондларында тупланган докментларга нигезләнеп, Г.Тукай иҗатына, аны мәңгеләштерүгә кагылышлы сораулар төзелде. Сөекле Тукаебыз иҗатына битараф булмаганнарга һәм күп белергә омтылучыларга викторинаның берничә шартын үтәргә кирәк булыр: беренчедән, барча...
-
17 апрель 2017 - 10:15Бүләкне үзенчә файдаланганФәннәр кандидаты Галимҗан, көне-төне китап укып, китапханәләрдә, дәүләт архивларында казынып гомерен уздырды. Кемгәдер бүләк бирү һәм бүләк алу аны кызыксындырмады. Әмма 50 яше тулгач, буйдак иптәше Шаһинур аңа бинокль бүләк итте. Ул аны кирәкле әйбергә санамыйча, балкон шкафына куйды да, онытты. Бер кичне Галимҗан, фәнни эшләреннән бераз ял итү өчен,...
-
17 апрель 2017 - 10:12Тартмадагы түтәлЯшелчә түтәлләрен тәртипкә китергәндә, беренче чиратта, үсентеләргә уңайлы, җылы, якты булсын, дип телисең. Мин исә аларны үземчә ясыйм. Агач рамнарны җиргә куеп, араны, туфрак белән тутырам. Мондый түтәлнең киңлеге - 1 метр, биеклеге - 20 сантиметр. Озынлыгын үзегез сайлыйсыз, минеке исә - 6 метр. Түтәлләр арасы - 40 сантиметр. Каккалап...
-
17 апрель 2017 - 10:09Үзе матур, үзе хуш ислеМай җитүгә, бакчаларда сирень (канәфер) чәчәк ата башлый: шәмәхә, зәңгәрсу, ак чәчәкле нечкә, нәфис куаклардан чыккан хуш ис урам буенча ук тарала. Мин сиреньне талымсыз үсемлек, дип әйтер идем. Аны үрчетү һәм үстерү авыр түгел. Сазлыктан кала, бар җирдә дә әйбәт үсә ул. Бөреләре иртә шытып чыкканга, әлеге куакны язын...
-
17 апрель 2017 - 10:05Көтмәгәндә килә, ә менә куып чыгару...Татар телендә аны аю чикерткә яки бозаубаш, дип атыйлар, русча тәрҗемәсе исә - медведка. Әлеге бөҗәктән иза чиккән бакчачылар аның никадәр зыян салуын белә. Ул - бакчаның иң зур дошманы, дип әйтсәк тә була. Беренче карашка, ул фантастик кинофильмнарда күрсәтелә торган монстрга охшаган: иләмсез зур башы, мыеклар, тәне көрән төстәге...
-
17 апрель 2017 - 07:58Май аенда бакча эшләреМай - елның иң ямьле, бакчаларның ап-ак чәчәккә күмелә торган, яшелчә кишәрлекләрендә бигрәк тә яшелчәләрнең тәүге уңышларын күрсәтә торган ай. Бу айда, иң элек, апрельдә башланган эшләрне төгәлләргә кирәк. Ай башында кишәрлекләрдә дым каплатуны, туфрак эшкәртүне дәвам итеп, иртә өлгерешле культуралар чәчүне, бигрәк тә ак башлы, чәчәк, пекин кәбестәләрен утыртуны...