Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Үзе матур, үзе хуш исле

Май җитүгә, бакчаларда сирень (канәфер) чәчәк ата башлый: шәмәхә, зәңгәрсу, ак чәчәкле нечкә, нәфис куаклардан чыккан хуш ис урам буенча ук тарала. Мин сиреньне талымсыз үсемлек, дип әйтер идем. Аны үрчетү һәм үстерү авыр түгел. Сазлыктан кала, бар җирдә дә әйбәт үсә ул. Бөреләре иртә шытып чыкканга, әлеге куакны язын...

Май җитүгә, бакчаларда сирень (канәфер) чәчәк ата башлый: шәмәхә, зәңгәрсу, ак чәчәкле нечкә, нәфис куаклардан чыккан хуш ис урам буенча ук тарала. Мин сиреньне талымсыз үсемлек, дип әйтер идем. Аны үрчетү һәм үстерү авыр түгел. Сазлыктан кала, бар җирдә дә әйбәт үсә ул.
 
Бөреләре иртә шытып чыкканга, әлеге куакны язын мөмкин кадәр иртәрәк утыртырга киңәш ителә. 70х70х70кә чокыр казып, төбенә черемә салам, аннан сиреньне тамырларын рәтләп утыртам, суны тернәкләнгәнче генә сибеп торам. Әлеге куак салкыннардан курыкмый, шулай да, кәүсә тирәсен мүлчәләп чыгам.
 
Сиреньне гөмбәчек зарарларга мөмкин. Моны көрән һәм шиңеп баручы чәчәк бөреләреннән күреп була. Зарарланган ботакларны исәннәренә кадәр кисеп алам. Шиңгән тәлгәшләрне чәчәк атуга ук өзәм. Куакның формасына һәм шаулап чәчәк атуына, шулай ук, аны даими рәвештә кисү дә тәэсир итә (3нче елдан башлап). Иртә язда бөреләр шытканчы, 8-10 матур ботакны сайлап, калганнарын кисеп алам. Куак тиз арада үрчегәнгә күрә, аны сирәкләп тору кирәк.
 
Сиреньнең чәчәк бәйләме да бик матур. Гадәттә, аның ботакларыныӊ чәчәкләре ачылмаганнарын сайлап алып, суга утыртам. Озак торсыннар өчен, иртән кисәм һәм ботак астын пычак белән бераз аерып куям.
Александр НИКОНОВ.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев