Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Без – Тукайлы халык

Тукай исемендәге үзәк китапханә, менә инде 22 ел рәттән, «НТР» телерадиокомпаниясе белән берлектә телевизион викториналар үткәрә. 2017 елда узачак викторина өчен китапханә фондларында тупланган докментларга нигезләнеп, Г.Тукай иҗатына, аны мәңгеләштерүгә кагылышлы сораулар төзелде. Сөекле Тукаебыз иҗатына битараф булмаганнарга һәм күп белергә омтылучыларга викторинаның берничә шартын үтәргә кирәк булыр: беренчедән, барча...

Тукай исемендәге үзәк китапханә, менә инде 22 ел рәттән, «НТР» телерадиокомпаниясе белән берлектә телевизион викториналар үткәрә.
2017 елда узачак викторина өчен китапханә фондларында тупланган докментларга нигезләнеп, Г.Тукай иҗатына, аны мәңгеләштерүгә кагылышлы сораулар төзелде. Сөекле Тукаебыз иҗатына битараф булмаганнарга һәм күп белергә омтылучыларга викторинаның берничә шартын үтәргә кирәк булыр: беренчедән, барча сорауларга язма рәвештә тулы, дөрес җавап бирү; икенчедән, һәр җавапка чыганакларны күрсәтү (кайсы китаптан, газета-журналдан, ничәнче биттән җавап табылган); өченчедән, җавапларны 20 апрельга кадәр методик бүлеккә язма яисә электрон вариантта тапшыру. Адрес: Төзүчеләр урамы, 11 в йорт; Nk.MO@tatar.ru Элемтә өчен телефоннар: 39-94-83; 8-917-267-14-12.
Шушы шартларны үтәгән өч кеше җиңүче дип билгеләнәчәк һәм Тукай туган көнендә Дипломга һәм бүләккә ия булачак.
Телевикторинада катнашучылар өчен ярдәмгә Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә күргәзмә эшләячәк.
1. Бөек шагыйребез Г.Тукайның бөтен язганнарын халкыбызга мирас кылынган яшәеш дәресләренә тиңли алабыз.
Сорау: Г. Тукайның мөкәтдәс иҗатында татар халкы тәрбия алырлык сүз-фикерләр нинди басмада «кодекс» рәвешен алган? «Кодекс» белән татар телен аңлаучылар гына таныша алачакмы?
2нче сорау: «Тукай абый белән сөйләшәм» шигыренә нигезләнеп, Түбән Камада һәм Ю.Чаллы авылында төшерелгән кыска метражлы фильмның авторы кем?
3. Г.Тукайның балалар өчен язылган әсәрләре әледән-әле яңа китаплар булып нәшер ителеп тора.
Сорау: Үзен төрле рәвештә сынап карап, үз хезмәтендә генә бәхет тапкан Ташчы егет, Чыпчык сабакларына игътибарсыз калып, ялганга ышанган капкорсак Бай турында һәм һәммәбезгә дә яхшы таныш Шүрәле, Су анасы, Кәҗә һәм Сарык әкияти персонажлар белән кайсы китапта таныша алабыз?
4нче сорау. 2016 елда Татарстан китап нәшриятендә филология фәннәре докторы Рәмил Фәнәви улы Исламовның «Тукайны өйрәнүдә яңа чыганаклар» дигән китабы дөнья күргән. Шушы китапка кергән мәкаләләргә бәйле сораулар:
Сорау: Г.Тукай әсәрләренең дүрт (1975-1977)
һәм биш томлык җыентыкларын (1885-1986) кем төзегән? Шагыйрьнең иҗади мирасын өйрәнүдә биниһая көч куйган бу галимгә Халык шагыйре Сибгат ага Хәким нинди бәя биргән?
5нче сорау. Татарстан Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгендәге Г.Тукай фондында уникаль документ саклана.
Сорау: Ул - «Шәрыкъ клубы»нда лекция тыңлау өчен билет. Бу билетның кыйммәте нидә?
6нчы сорау: Рамил Исламовның «Тукайны өйрәнүдә яңа чыганаклар» китабында урын алган «Габдулла Тукайның бер шигыре турында» дигән мәкаләсендә Г.Тукайның кайсы шигыре турында сүз бара?
7нче сорау: Г.Тукай каберенә беренче мәртәбә таш ничәнче елда куела? XXI гасырда каберне төзекләндерү эшләреннән соң, аның ташына нинди сүзләр уелып язылган? Бу эш кайсы елда башкарылган?
8. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы сайты (2017, гыйнвар) белдергәнчә, Нәҗип Җиһанов исемендәге «Мирас» икенче татар академик музыкасы фестивале узган. Бу фестивальда Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан Дәүләт симфоник оркестры Нәҗип Җиһановның симфоник поэмасын башкарган.
Сорау: Нәҗип Җиһановның симфоник поэмасының исемен языгыз. Бу музыкаль әсәр Г.Тукайның кайсы әсәренә нигезләнеп иҗат ителгән?
9нчы һәм 10нчы сорауларны 5нче китапханә хезмәткәрләре әзерләде.
9. В этом году в музее-заповеднике «Казанский кремль» состоялась презентация большого иллюстрированного каталога выставки «Путешествие к Тукаю».
Сорау: Из скольких разделов состоит иллюстрированный каталог?
10. «Тема Тукая стала одной из главных в творчестве художника-монументалиста, живописца, графика, заслуженного деятеля искусств Республики Татарстан и России, народного художника РТ, лауреата Государственной премии РТ имени Г.Тукая Рустема Кильдибекова» - пишет искусствовед Дина Валеева в предисловии к книге-альбому «Рустам Кильдибеков» (2016).
Сорау: За какие произведения в своем творчестве Р.Кильдибеков был удостоен Государственной премией РТ имени Г.Тукая?
11нче сорау. Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе иясе, атказанган сәнгать эшлеклесе Разил Вәлиев Тукай феноменын нидән күрә?
12. Әхсән Фәтхетдинов, Разил Вәлиев, Зөлфәт Хәким - Түбән Кама шәһәренә дан өстәүчеләр - мәртәбәле Г.Тукай премиясе лауреатлары.
Сорау: 2017 елда Г.Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясенә Түбән Камадан кем тәкъдим ителгән? Ни өчен?

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев