Туган як

Бүләкне үзенчә файдаланган

Фәннәр кандидаты Галимҗан, көне-төне китап укып, китапханәләрдә, дәүләт архивларында казынып гомерен уздырды. Кемгәдер бүләк бирү һәм бүләк алу аны кызыксындырмады. Әмма 50 яше тулгач, буйдак иптәше Шаһинур аңа бинокль бүләк итте. Ул аны кирәкле әйбергә санамыйча, балкон шкафына куйды да, онытты. Бер кичне Галимҗан, фәнни эшләреннән бераз ял итү өчен,...

Фәннәр кандидаты Галимҗан, көне-төне китап укып, китапханәләрдә, дәүләт архивларында казынып гомерен уздырды. Кемгәдер бүләк бирү һәм бүләк алу аны кызыксындырмады. Әмма 50 яше тулгач, буйдак иптәше Шаһинур аңа бинокль бүләк итте. Ул аны кирәкле әйбергә санамыйча, балкон шкафына куйды да, онытты.
Бер кичне Галимҗан, фәнни эшләреннән бераз ял итү өчен, балконга чыкты. Каршыдагы уналты катлы йортның 10нчы катында (яңа гына төзелгән йорт) әле пәрдәләре дә эленмәгән тәрәзәдән ут яктысында ярым шәрә кыз шәүләсе күзенә чалынды. Кирәк бит шкафтагы бинокльне тәрәзәгә төбәп, аны күзәтә башларга. Үтә тыйнак фәннәр кандидаты үзенең хатыны Сәрвәрдән башка ялангач хатын-кызларны күргәне дә юк. Бусында әллә шайтан котыртты, ниндидер тылсымлы көч бинокльне тәрәзәгә төбәтте.
Фатирда кыздан башка кеше күренмәде. Галимҗан, үзе дә сизмәстән - «Шәп!» дип пышылдады. Күп тә үтмәде, фәрештә-кыз әллә эсседән, әллә йокларга хәзерләнеп, анадан тума шәрә калды. Тугызынчы каттан аны күзәткән Галимҗан дөньясын онытты...
Ул тәрәзәне атна буе күзәтте, аны балкон магнит кебек үзенә тартты. Икенче атнада да тәрәзәдә ут янды, әмма анда ир кеше күренде. Димәк, аның сөяркәсе бар. Ул бу ирне хәзер «көндәше» итеп хис итте. Караватта аларның мәхәббәттән исерүләрен ул үз күзләре белән күреп торды.
Элек йокымсырап яшәгән Галимҗан үзгәрде, фәнни эше турында онытты, ашамады-эчмәде, ябыкты. Хатыны Сәрвәр эшнең нәрсәдә икәнен аңлап, үз бүлмәсендә ялгызы йоклый башлады.
Галимҗан бу «фәрештә»гә җаны-тәне белән гашыйк булып, «көндәше»ннән аерып алырга кирәк, дигән фикер белән, кичен аның фатирына юнәлде һәм ишеген какты.
Өстенә күз явы алырдай халат кигән гүзәл зат ишекне ачкач, Га-лимҗан югалып калды. Кыз, мәхәббәттән акылын җуйган ирдән: «Дядя, что вам надо?» - дип сорады. «Я давно наблюдаю за вами с биноклем. Вы мне нужны», - диде Галимҗан. Үзенең акылсызлыгын аңламаса да: «Я вас люблю, выходите за меня замуж», - дип тә өстәде.
Ачкан ишектән баһадир гәүдәле текә рус ире кереп: «Надюша, что здесь происходит, кто этот человек? Что ему надо?» - дип, сорау артыннан сорау яудырды.
Надяга хәлне аңлатмый чарасы калмады...
Галимҗан беренче кат мәйданчыгына ничек очып төшкәнен, бака кебек җәелеп ятуын һәм кабыргаларының ничек сынуын хәтерләми. Көчкә өенә кайткач, хатынының ишек төбенә үзенең әйберләрен җыеп куеп, ишекне ачмый торган итеп бикләвен күрде. Үзенең «ярык тагарак» янында калуын аңлап, барлык шушы хәлләрдә бүләк-бинокольны гаепләде...
Әйтәсе килгән фикерем шул: бүләкне бирүче дә, алучы да дөрес нәтиҗә ясасын иде. Болында күңелгә ятышлы чәчәкләр бик күп, аларны өзәргә ашыкма, алар үз урынында бик ямьле утыралар, аларга карап, соклану да җитә. Ир-егетләргә дә чибәр, гүзәл затлар күрдем дип, акылдан язмаска тәкъдим итәм. Ул гүзәл затларның үз хисләре һәм үз тиңнәре бар.
Суфиян МИНҺАҖЕВ, пенсионер.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: