Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга киңәшләр

Май аенда бакча эшләре

Май - елның иң ямьле, бакчаларның ап-ак чәчәккә күмелә торган, яшелчә кишәрлекләрендә бигрәк тә яшелчәләрнең тәүге уңышларын күрсәтә торган ай. Бу айда, иң элек, апрельдә башланган эшләрне төгәлләргә кирәк. Ай башында кишәрлекләрдә дым каплатуны, туфрак эшкәртүне дәвам итеп, иртә өлгерешле культуралар чәчүне, бигрәк тә ак башлы, чәчәк, пекин кәбестәләрен утыртуны...

Май - елның иң ямьле, бакчаларның ап-ак чәчәккә күмелә торган, яшелчә кишәрлекләрендә бигрәк тә яшелчәләрнең тәүге уңышларын күрсәтә торган ай.
Бу айда, иң элек, апрельдә башланган эшләрне төгәлләргә кирәк. Ай башында кишәрлекләрдә дым каплатуны, туфрак эшкәртүне дәвам итеп, иртә өлгерешле культуралар чәчүне, бигрәк тә ак башлы, чәчәк, пекин кәбестәләрен утыртуны төгәллиләр, бәрәңге утырталар. Атна-ун көннән кәбестәнең уртача өлгерешле сортларын (Слава, Осенняя Грибовская һ.б.) чәчәләр. Майның икенче яртысында кәбестәнең соң өлгерешле сортларына туфрак әзерлиләр һәм утырталар.
Айныӊ беренче көннәрендә үк, бакча җиләген (әгәр дә ул яшелчә бакчасында үстерелгән булса) туфрагы белән бергә күчереп утыртырга мөмкин, болай эшләгәндә, ул быел ук җиләк тә бирәчәк.
Кырау төшү көтелгәндә, бакча җиләге түтәлләрен һәм кырауга чыдамсызрак башка төр культураларның өстен камыш яки пленкалар белән каплыйлар.
Май башында, ачык грунтка утырту өчен, кавын, карбыз, ташкабак орлыкларын туклыклы кубик яисә стаканнарга чәчәләр.
Айныӊ беренче ункөнлегендә помидорны парникларга һәм пленкалы каркасларга күчереп утыртуны төгәллиләр.
Инде үсеп килә торган культураларның рәт араларын йомшарталар, кишер, чөгендер һ.б. шытымнарын сирәклиләр, иртә өлгерешле яшелчә культураларын органик һәм минераль ашламалар белән тукландыралар. Төрле борчаларга, кәбестә, суган һәм чөгендер чебеннәренә каршы бу корткыч бөҗәкләр зарарлый торган үсемлекләрне үлән төнәтмәләре, химик препаратлар белән эшкәртәләр.
Әгәр май ае коры торса, яшелчә культураларын, туфрак җилләгән саен, бу айда берничә тапкыр сугарырга туры килә. Моңа, бигрәк тә, кәбестә, кишер, чөгендер һ.б. культуралар таләпчән. Әгәр дә бакча җиләге кишәрлекләрендә корып коелган чәчәк бөреләре күрсәгез (аларны кура, бакча җиләге коңгызлары зарарлаган), җыеп алып яндырыгыз яисә кайнар суга салыгыз.
Майның икенче яртысы - җылы яратучы культураларга (кыяр, помидор, карбыз, кавын, кабак, ташкабак һ.б.) туфрак әзерләү вакыты. Шул ук вакытта кыяр чәчәргә яисә үрентеләрен ачык грунтка (пленка астына) күчереп утыртырга, ә 25 майдан соң помидор үрентеләрен, шулай ук, ачык грунтка күчереп утыртырга мөмкин.
http://www.igelek.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев