Туган як

14 апрель 2017 яңалыклары

  • 14 апрель 2017 - 11:59
    Сихри моңнар туганда...
    Яңа гасыр каналының һәр шимбә кичендә зәңгәр экранга чыгучы «Җырлыйк әле» тапшыруларын түземсезлек белән көтеп ала идем. Күпме генә үзешчән сәнгать коллективларының, аерым башкаручыларның чыгышын карарга туры килмәде! Чыннан да, җыр-моң сөюче, гүзәлеккә гашыйк талантларга үтә дә бай икән бит безнең җөмһүриятебез. Шул чорда без телевизор экраннарында калабызның Халык иҗаты...
    512
    0
    0
  • 14 апрель 2017 - 11:34
    Алдаучыларга акчасын «бүләк иткән»
    66 яшьлек түбәнкамалы алдаучыларга 1 миллион 460 мең сумнан артык акча күчергән. Узган елның декабрь аенда ул Казанга күченергә ниятләп, квартирын саткан һәм акчаның бер өлешен алып, калганын «Сбербанк» картасында саклаган. Әлеге хатынның кызы «Шинник» ширкәтендәге бакчасын сатырга теләп, «Авито» сайтына белдерү урнаштырган һәм әнисенең телефон номерын язган. 13 мартта...
    492
    0
    0
  • 14 апрель 2017 - 11:25
    Балыкчылар колагына!
    25 апрельдән 10 июньгә кадәр барлык төр сулыкларда балык тотуга чикләүләр кертелә. Һәвәскәр балыкчыларга бары тик яр буеннан бер калкавычлы яки төпкә батырыла торган кармак белән генә балык тоту рөхсәт ителә. Кармаклар саны икедән артмаска тиеш. Ятьмә белән балык тоту исә һәвәскәр балыкчыларга ел әйләнәсендә тыелган. Уылдык чәчү урыннарында балык...
    488
    0
    0
  • 14 апрель 2017 - 11:11
    «Шул идәннәрен күрәсе иде...»
    Шәһәребезне төзегән беренче кешеләр арасында Рева Гарданова (Гаҗиева) да булган. Аның сүзләренчә, Түбән Камага Җылылык электр үзәге төзелешенә килгән ул. Бу вакытта хәзерге зур мәһабәт предприятие урынында тимерчыбык белән әйләндереп алынган баганалар гына булган. Түбән Камага килеп, төпләнгәнче, Рева апага байтак җирләрне гизәргә туры килгән. Ул 1939 елда Апас районында...
    450
    0
    0
  • 14 апрель 2017 - 10:57
    Туган телләрендә белем алалар
    Түбән Камада чуваш телен өйрәнү буенча ресурс үзәге ачылуы ихтимал. Ул 34нче чуваш гимназия-интернат бинасында урнашыр, дип көтелә. Хәзер биредә 250гә якын бала белем ала. Уку йорты шәһәрдә 1999 елдан эшли. Гимназиядә чуваш теле дәресе атнасына дүрт мәртәбә керә. Дәресләр Федераль дәүләт укыту стандартларына нигезләнеп барыла. Нәтиҗәдә, балалар дүрт телдә...
    458
    0
    0
  • 14 апрель 2017 - 10:53
    Яхшы китап – җан азыгы
    Моношәһәрләр арасында уздырылучы «Доктор Җивагоны укыйбыз» әдәби проектында һәр моношәһәрнең бер вәкиле язучы Борис Пастернакның дөньякүләм танылу алган романыннан өзек укырга тиеш. Ул проектта Түбән Кама мэры Айдар Метшин да катнашты. Соңыннан әлеге өзекләрне берләштереп, видеокитап чыгару планлаштырыла. Бу проектны Менделеевск шәһәре башлап җибәргән. Чөнки романда телгә алынган Варыкино шәһәре...
    538
    0
    0
  • 14 апрель 2017 - 07:11
    Соңга калмагыз
    Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 2017 елның икенче яртысы өчен «Туган як»ка язылу бара. Апрельдән газетага язылу бәясе, йорт адресыгызга китерү өчен (почтада яки редакциягә килеп язылырга була): тулы комплектка - 648 сум, җомга саннарына 546 сум тора. Альтернатив язылу бәясе (бары тик редакциянең үзенә килеп кенә язылырга мөмкин): газетаны редакциянең үзеннән...
    454
    0
    0
  • 14 апрель 2017 - 07:09
    Исәп-хисап тотачаклар
    Киләсе атнадан Түбән Камадагы идарәче компанияләр җитәкчеләре шәһәр халкы белән очрашып, уздырылган эшләре турында сөйләячәкләр, сорауларга җавап бирәчәкләр. Очрашулар графигы түбәндәгечә. 17 апрельдә, 18.00 сәгатьтә: «Вокзальная-1» идарәче компаниясе, А.Мөхлисуллин (Педагогия көллияте, Тукай ур., 15), «Вокзальная» идарәче компаниясе, О.Мерясева (14нче лицей, Яшьлек ур., 34), «Мастерстрой» идарәче компаниясе, Г.Маринин (2нче мәктәп, Яшьлек...
    442
    0
    0
  • 14 апрель 2017 - 07:04
    Язгы чикләүләр
    15нче апрельдән юлларда йөк машиналары өчен чикләүләр кертелә. Машиналар хәрәкәтенә бәйле үзгәрешләр 14 майга кадәр гамәлдә була. Авыр йөк машиналарына махсус рөхсәт алырга туры киләчәк. Аны ТР дәүләт хезмәте сайты аша да алырга була. Чикләү азык-төлек, терлек, дару, ашлама, йөк кү-тәрүчәнлеге 16 тоннага кадәр булган ягулык ташучы автомобильләргә кагылмый. Тәртип...
    514
    0
    0
Реклама