Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Алдаучыларга акчасын «бүләк иткән»

66 яшьлек түбәнкамалы алдаучыларга 1 миллион 460 мең сумнан артык акча күчергән. Узган елның декабрь аенда ул Казанга күченергә ниятләп, квартирын саткан һәм акчаның бер өлешен алып, калганын «Сбербанк» картасында саклаган. Әлеге хатынның кызы «Шинник» ширкәтендәге бакчасын сатырга теләп, «Авито» сайтына белдерү урнаштырган һәм әнисенең телефон номерын язган. 13 мартта...

66 яшьлек түбәнкамалы алдаучыларга 1 миллион 460 мең сумнан артык акча күчергән. Узган елның декабрь аенда ул Казанга күченергә ниятләп, квартирын саткан һәм акчаның бер өлешен алып, калганын «Сбербанк» картасында саклаган.
 
Әлеге хатынның кызы «Шинник» ширкәтендәге бакчасын сатырга теләп, «Авито» сайтына белдерү урнаштырган һәм әнисенең телефон номерын язган. 13 мартта түбәнкамалы Зәй районына кунакта булганда, телефонына үзен Николай Петрович дип таныштырган ир шалтыратып, бакчаны алу теләген белдергән, 450 000 сум итеп куелган хакын, сатулашып, 30 меңгә киметкән һәм 20 мең сум күләмендә аванс кертергә тәкъдим иткән.
 
Хатын-кыз Зәйдәге Сбербанкка юнәлгән. Алга таба аның белән «Николай Петрович»ның «бухгалтер»ы сөйләшкән. Пин-кодны җыйгач, зыян күрүче ниләр эшләгәнен хәтерләми, әвештәвеш китергәннән соң, аңа картасын тикшерергә әйтәләр, чыннан да, анда 20 мең сум күчерелгән булган.
 
Күпмедер вакыттан соң, «бухгалтер» шалтыратып, тагын 10 мең сум күчергәнен әйткән. Бераздан «Николай Петрович» элемтәгә кереп, картасына ялгыш 1 миллион сум җибәргәне турында хәбәр итеп, банктагы счетны ябарга кушкан һәм акчаны күчерәсе карта номерын җибәргән. Беркатлы хатын-кыз үз счетын япканын, үз акчасын күчергәнен аңламыйча калган. Ир биргән номерга шалтыратып караса да, телефон «недоступен» булган.
 
Телефон аша картадан урлаганнар
57 яшьлек түбәнкамалының банк картасыннан 60 мең сумы юкка чыккан. Ул 6 апрельдә иртәнге сәгать 8дә Интернеттан «Мобильный банк» кушымтаны күчереп алган, 40 минуттан МТС операторыннан аңа телефоны блокланганы турында смс хәбәр килгән.
 
Хатын-кыз «LG» телефонындагы «SIM-карта»сын алып «Самсунг»ка куйган. Бераздан әлеге телефонга ниндидер Татьяна Сергеевна исеменә акча күчәчәге турында хәбәр килә. Әмма зыян күрүче моңа игътибар итмәгән. Бер сәгатьтән «60 мең күчерелгән, комиссия 600 сум тәшкил итә» дигән язу күргәч, хатын-кыз, өенә кайтып, компьютер аша «Сбербанк»ның шәхси кабинетына кергән һәм картасыннан нәкъ шул күләмдә акча юкка чыгуын аңлаган. Картаның пин-кодын ул беркемгә хәбәр итмәгәне, банк картасы һәрвакыт янында булганлыгы турында әйтә. Әлеге хәлдән соң, «LG» телефоны, чыннан да, эшләми башлаган.
 
Хөрмәтле түбәнкамалылар!
Соңгы арада банк карталарыннан акча урлау яки алдап алу очраклары арткан, шуңа күрә Түбән Кама эчке эшләр идарәсе сезнең игътибарлырак булуыгызны сорый. Гадәттә, телефонга билгесез номердан ниндидер бәйрәм белән тәбрикләү яки башка мәгълүмат белән СМС хәбәр килә. Истә калдырыгыз - бу вируслы программа белән зарарланган хәбәр. Аңа баскач, банк картасыннан акча күчерелә. Әлеге операция турында зыян күрүче берничек тә белә алмый, чөнки вируслы программа банктан килгән мәгълүматны тулысынча бетерә.
 
Исегездә калдырыгыз - билгесез кешеләрдән килгән СМС хәбәрләрне ачмагыз һәм белмәгән Интернет сайтлардан программалар күчермәгез.
 
Утырып чыккан гына...
Полиция хезмәткәрләре кибетне талаган ирне кулга алганнар. 32 яшьлек түбәнкамалы Гагарин урамындагы 34а йортта урнашкан «Арыш мае» кибетенә кереп, сатучыга полипропилен торба белән янап, кассадан 12 мең сум акча алган.
Җинаять вакытында башында булган масканы ул Гагарин урамындагы 27нче йорт янында ташлап калдырган. Озак та үтми, ир тотыла. Аның квартирында талаган вакытта киелгән кием һәм полипропилен торба табыла. Гаепләнүчегә 8 елга кадәр төрмә яный. Кулга алынган ир 4 ай элек утырып чыккан: җинаять кодексының 228нче (наркотиклар һәм психикага тәэсир итүче матдәләр саклау) һәм 119нчы (үтерү белән янау яки сәламәтлеккә авыр зыян китерү) маддәләре буенча хөкем ителгән булган.
 
Берсенә дә ышанырга ярамый
Өлкән яшьтәге хатын-кыз, алдакчыга ышанып, акчасыннан колак каккан. 78 яшьлек бу апаның алдау очраклары турында ишеткәне бар, кызы да белмәгән кешеләрне өйгә кертергә кушмаган. Шулай да, ул тозакка эләккән.
Түбәнкамалы Октябрь-нең 50 еллыгы урамындагы 13нче йортта яши. Өеннән сирәк чыга: таяк белән йөри, башы әйләнә, аяклары сызлый. Әмма 6 апрельдә ул көндезге сәгать 12ләр тирәсендә «Пятерочка» кибетенә юл тоткан. Ашамлыклар сатып алганнан соң, өйгә кайтырга чыккан, әмма кибет янында аны бер яшь хатын-кыз туктаткан, татарча исәнләшкән, үзен кызы Светаның дусты дип әйткән.
«Тәнзилә» (хатын үзен шулай дип таныштырган) өлкән яшьтәге апаның сумкаларын алып, өенә кадәр озата барган. Кайтканда, сәламәтлеге, өйдә тагын кемнең булуы турында сорашкан. Квартирга кергәч, «кайгыртучан» хатын-кыз сумкаларны кухняга куйган һәм, хуҗа аларны бушаткан арада, арзан бәягә май, бал һәм он сатуы турында әйткән. Моның өчен ул 2000 сум сораган һәм хуҗадан «исәпләп чыгарырга» дип, кәгазь белән ручка алып, нидер яза башлаган.
 
Зыян күрүче залга чыгып, диван астыннан яулыкка төрелгән, үлгәч, күмүгә тотылырга тиеш булган 32 мең сум акчасын чыгарып, аннан 2 меңен алган, калганын диванда калдырган. Бу вакытта квартир янына тагын бер хатын - «Тәнзилә» әйтүенчә - начальнигы килгән һәм шунда ук китеп тә барган. Ике өч литрлы банкаларны юарга кушып, алдакчы хатын-кыз «бал белән майны әзерләп куярга», дип чыгып киткән. Савытларны әзерләп куйгач, беркатлы апа хатын-кызларны ике сәгать буе көтеп утырган, аннан гына яулыгын ачып караган - акчадан бу вакытта җилләр искән булган. Полициягә кызы хәбәр иткән.
 
Аны өенә кадәр озаткан хатын-кыз билгеләре: 25-30 яшь, буе 155-160 сантиметр, йөзе киң, кара тутлы, чәчләре кыска һәм кара төстә, ябык, чегәнгә охшамаган. Өстендә кыска караңгы төстә куртка, башында яшел башлык булган. «Начальник» дигәне, шулай ук, 25 яшь тирәсендәге, буе 155 сантиметр булган, бераз тазарак хатын-кыз. Өстендә караңгы төстәге куртка һәм чалбар кигән.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама буенча идарәсе кешеләрнең игътибарлырак булуларын һәм әлеге хатын-кызлар турында нәрсә дә булса белүчеләрне 02 телефоны буенча шалтыратуларын сорый.
 
Төрмәгә керттермәкче булган
Түбән Кама полиция хезмәткәрләре наркотикларның зур партиясен тапканнар. Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама буенча идарәсе накротикларның әйләнешен күзәтү бүлеге хезмәткәрләре Кама Аланында 27 яшьлек ирне кулга алганнар.
Ул наркотикны 1нче дәвалау-төзәтү колониясенә күчергәндә тотыла. Тикшерү вакытында ирдә эчендә ак төстәге порошогы булган берничә төргәк табылган. Алар барысы да скотч белән лимонга беркетелгән. Экспертиза әлеге 54 грамм авырлыкта булган матдәнең героин икәнлеген ачыклаган.
 
Хәзерге вакытта наркотикның кайдан һәм ничек сатып алынуы һәм кемгә бирелергә тиешлеге тикшерелә. Кулга алынучыга карата җинаять эше кузгатылган, аңа 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.
Эчке эшләр идарәсенең
матбугат хезмәте.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев