Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Туган телләрендә белем алалар

Түбән Камада чуваш телен өйрәнү буенча ресурс үзәге ачылуы ихтимал. Ул 34нче чуваш гимназия-интернат бинасында урнашыр, дип көтелә. Хәзер биредә 250гә якын бала белем ала. Уку йорты шәһәрдә 1999 елдан эшли. Гимназиядә чуваш теле дәресе атнасына дүрт мәртәбә керә. Дәресләр Федераль дәүләт укыту стандартларына нигезләнеп барыла. Нәтиҗәдә, балалар дүрт телдә...

Түбән Камада чуваш телен өйрәнү буенча ресурс үзәге ачылуы ихтимал. Ул 34нче чуваш гимназия-интернат бинасында урнашыр, дип көтелә. Хәзер биредә 250гә якын бала белем ала. Уку йорты шәһәрдә 1999 елдан эшли.
Гимназиядә чуваш теле дәресе атнасына дүрт мәртәбә керә. Дәресләр Федераль дәүләт укыту стандартларына нигезләнеп барыла. Нәтиҗәдә, балалар дүрт телдә - чуваш, рус, татар һәм инглиз телләрендә сөйләшә белә.
34нче гимназия-интернатта Татарстанның төрле районнарыннан килеп укучылар күп, мисал өчен, Аксубай, Бөгелмә, Әлмәт һ.б.
Шушы көннәрдә әлеге уку йорты кунаклар кабул итте. Гимназиядә чуваш халкының атаклы мәгърифәтчесе И.Яковлев истәлегенә багышланган фәнни-гамәли конференция узды. Бирегә Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, Татарстанның төрле төбәкләреннән укытучылар килде. Сүз уңаеннан, гимназиягә зур өметләр баглана.
- Әлеге уку йорты Татарстанда чуваш телендә укыта торган интернат тибындагы бердәнбер мәктәп. 34нче гимназия-интернаты укытучылары һәм укучылары актив булулары белән аерылып тора, шуңа да киләчәктә бу уку йорты - ресурс үзәге дә булыр дип ышанып калабыз, - дип үз фикерен белдерде ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге хезмәткәре Ләйсән Гайфуллина.
Гөлия НИГЪМӘТУЛЛИНА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев