Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Яхшы китап – җан азыгы

Моношәһәрләр арасында уздырылучы «Доктор Җивагоны укыйбыз» әдәби проектында һәр моношәһәрнең бер вәкиле язучы Борис Пастернакның дөньякүләм танылу алган романыннан өзек укырга тиеш. Ул проектта Түбән Кама мэры Айдар Метшин да катнашты. Соңыннан әлеге өзекләрне берләштереп, видеокитап чыгару планлаштырыла. Бу проектны Менделеевск шәһәре башлап җибәргән. Чөнки романда телгә алынган Варыкино шәһәре...

Моношәһәрләр арасында уздырылучы «Доктор Җивагоны укыйбыз» әдәби проектында һәр моношәһәрнең бер вәкиле язучы Борис Пастернакның дөньякүләм танылу алган романыннан өзек укырга тиеш. Ул проектта Түбән Кама мэры Айдар Метшин да катнашты. Соңыннан әлеге өзекләрне берләштереп, видеокитап чыгару планлаштырыла.
 
Бу проектны Менделеевск шәһәре башлап җибәргән. Чөнки романда телгә алынган Варыкино шәһәре Менделеевск каласының прототибы булып тора. Борис Пастернак «Доктор Живаго» романын 10 ел дәвамында иҗат иткән. Анда яшәү һәм үлем фәлсәфәсе кузгатылган, тарихи вакыйгалар чагылыш тапкан. Язучы нәкъ менә шушы романы өчен әдәбиятта халыкара Нобель премиясенә лаек булган. Ләкин соңыннан, Совет хөкүмәте әлеге әсәрне тискәре бәяли һәм ул тыелган әдәбият исемлегенә кертелгән була.
«Мондый проектта катнашуыма мин бик шат. Ул безгә классик язучылар иҗатын тирәнтен өйрәнергә мөмкинлек бирә», - дип белдерде Айдар Метшин.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев