Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Балыкчылар колагына!

25 апрельдән 10 июньгә кадәр барлык төр сулыкларда балык тотуга чикләүләр кертелә. Һәвәскәр балыкчыларга бары тик яр буеннан бер калкавычлы яки төпкә батырыла торган кармак белән генә балык тоту рөхсәт ителә. Кармаклар саны икедән артмаска тиеш. Ятьмә белән балык тоту исә һәвәскәр балыкчыларга ел әйләнәсендә тыелган. Уылдык чәчү урыннарында балык...

25 апрельдән 10 июньгә кадәр барлык төр сулыкларда балык тотуга чикләүләр кертелә. Һәвәскәр балыкчыларга бары тик яр буеннан бер калкавычлы яки төпкә батырыла торган кармак белән генә балык тоту рөхсәт ителә. Кармаклар саны икедән артмаска тиеш. Ятьмә белән балык тоту исә һәвәскәр балыкчыларга ел әйләнәсендә тыелган.
Уылдык чәчү урыннарында балык тоту өчен, РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.37нче маддәсе нигезендә, гражданнарга 2000 сумнан 5000 сумга кадәр штраф салу һәм балык тоту коралын, транспорт чарасын конфискацияләү каралган. РФ ҖК 256нчы маддәсе физик затларга 300000 сумнан 500000 сумга кадәр яисә хөкем ителүченең 2 елдан алып, 3 елга кадәр чордагы хезмәт хакы яки башка кереме күләмендә штраф салуны, яисә 2 елга кадәр төзәтү эшләренә җибәрүне, яисә шул ук срокка кулга алуны үз эченә ала.
Промышленность балыкчылык хуҗалыкларында балык тоту 15 апрельдән 15 июньгә кадәр тыела. Балыкларның уылдык чәчү чорында, сак хезмәте үз эшен көчәйтәчәк.
https://vk.com/tuben-kama

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X