5 июнь 2012 яңалыклары
-
5 июнь 2012 - 06:24Кайнар суны өзделәрКичәге көннән башлап, 6 июньгәчә шәһәр халкына кайнар сусыз түзеп торырга туры киләчәк. Моның сәбәбе «Водоканал» предприятиесенең магистраль җылылык үткәргеч торбаларга гидравлик сынау уздыруына бәйле. Ә моны кайнар су бирүне туктатып тормыйча эшләп булмый, дип аңлаттылар һәм вакытлыча уңайсызлык тудырганнары өчен халыктан гафу үтенәләр.
-
5 июнь 2012 - 06:18Медаль белән бүләкләнде«Шинник» спорт комплексы директоры Рөстәм Ганиев Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде. Бу бүләккә Рөстәм Мәҗит улы күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, халыкка физик тәрбия бирү системасын камилләштерүгә зур өлеш кертүе өчен һәм 60 яше тулу уңаеннан, Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә лаек булды.
-
5 июнь 2012 - 06:14Безнең дә бәйрәм булдыТүбән Кама журналистлары үзләренең һөнәри бәйрәмен - Татарстан Республикасы матбугаты көнен быел «Чайка» ял базасында билгеләп үттеләр. Анда хезмәт алдынгыларына Түбән Кама муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды (бүләкләнүчеләр арасында «Туган як» газетасы баш редакторы урынбасары Фирая Мофаздал кызы Моратова да бар), спорт ярышлары, концерт һ.б. күңел ачу чаралары үткәрелде....
-
5 июнь 2012 - 05:32Саубуллашыр чак җитәТүбән Кама муниципаль районы мәктәпләрендә 1301 егет һәм кыз унбер ел буе үзләренә белем һәм тәрбия биргән мәктәпләре, гимназияләре белән сау-буллашачаклар. Олы тормыш юлына аяк атлаячак бу укучыларны алда әле зур сынау - бердәм дәүләт имтиханнары көтә. Информатика, биология һәм тарихтан дәүләт имтиханы тапшыру белән беррәттән, аларга 31 майда -...
-
5 июнь 2012 - 05:29Лейкоздан сак булыгызМөгезле эре терлектәге лейкоз авыруы инфекцияле хайваннардан тарала. Нәселле, әмма лейкоз вируслы мөгезле эре терлек сатып алу авыру кертүнең чыганагы булып тора. Авыру таратучы вирус кан, сөт, биологик сыекчалар һ.б. аша күчә. Авыруның таралуына талпаннар, кигәвеннәр, черкиләр һәм лейкоз вируслы үгезләр сәбәпче. Сыер вирусны бозаулаган вакытта, бозавын ялаганда йоктырырга мөмкин....
-
5 июнь 2012 - 05:22Хаҗ өчен акча җыя башлыйкБилгеле булганча, динебезнең биш баганасыннан берсе - хаҗ кылу, һәм ул һәр мөселманга - фарыз. Әмма бүгенге көндә хаҗ сәфәренә чыгу өчен шактый суммада акча кирәк. Шуңа күрә дә, акчасы булмаган мөселманнар өчен Мәккәгә хаҗга бару бүгенгә кадәр хыял гына булды. Чөнки хәзер «Идел Хаҗ» акча җыю (накопительный) фонды ул...
-
5 июнь 2012 - 04:53Коръән бәйгесендә җиңделәрАпрель ахырында Түбән Кама үзәк мәчетендә Коръән бәйгесе үтте. Анда 80 кеше - 32 ир-ат һәм 48 хатын-кыз катнашты. Җиңүчеләргә мәчет рәсеме төшерелгән бүләкләр тапшырылды. Бәйге өч төрле юнәлештә узды. Яше 15тән алып 45кә кадәр булган катнашучылар «Фатыйха» сүрәсен һәм үзе теләгән тагын бер сүрәне яттан сөйләргә тиеш иделәр. Өстәвенә,...
-
5 июнь 2012 - 04:46Укулар бетсә дә, белемгә тартылу сүрелмиТүбән Кама үзәк мәчетендә кичке укулар тәмамланды. Шул ук көнне өйлә намазыннан соң чыгарылыш курс укучыларына, ягъни өч ел дәвамында дини дәресләргә йөргән 140 кешегә шаһәдәтнамәләр тапшырылды. Шәкертләрне котларга мәчет имамы Йосыф хәзрәт Дәүләтшин, кичке укулар бүлеге мөдире Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин, мөгаллимнәр коллективы килгән иде. Алар укучыларны хәерле нәсыйхәтләре, файдалы...
-
5 июнь 2012 - 04:4110 июньдә –Түбән Уратмага!Авыл янындагы тау итәгенә урнашкан болынлыкта көне буе күңел ачарга - капчык сугышында, күз бәйләп чүлмәк ватуда, чи йомырка салынган кашыкны авызга кабып узышуда, тауга йөгерүдә, сулы чиләк-көянтә күтәреп чабуда һ.б. катнашырга теләсәгез, 10 июньдә көндезге сәгать 12дә Түбән Уратма Сабантуена килегез. Мәйдан уртасындагы бил алышуга барлык көрәшчеләр дә кертеләчәк....