Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Лейкоздан сак булыгыз

Мөгезле эре терлектәге лейкоз авыруы инфекцияле хайваннардан тарала. Нәселле, әмма лейкоз вируслы мөгезле эре терлек сатып алу авыру кер­түнең чыганагы булып тора. Авыру таратучы вирус кан, сөт, биологик сы­екчалар һ.б. аша күчә. Авыруның таралу­ына талпаннар, кигәвеннәр, черкиләр һәм лейкоз вирус­лы үгезләр сәбәпче. Сыер вирусны бозаулаган вакыт­та, бозавын ялаганда йокты­рырга мөмкин....

Мөгезле эре терлектәге лейкоз авыруы инфекцияле хайваннардан тарала. Нәселле, әмма лейкоз вируслы мөгезле эре терлек сатып алу авыру кер­түнең чыганагы булып тора.
Авыру таратучы вирус кан, сөт, биологик сы­екчалар һ.б. аша күчә. Авыруның таралу­ына талпаннар, кигәвеннәр, черкиләр һәм лейкоз вирус­лы үгезләр сәбәпче. Сыер вирусны бозаулаган вакыт­та, бозавын ялаганда йокты­рырга мөмкин. Терлекнең вирус белән зарарлануы һава һәм азык аша була ала. Бозауларның 5тән алып 20 проценты туганда ук вирус белән зарар­ланган була.
Ел саен язын һәм көзен ве­теринария станциясе хез­мәткәрләре шәхси хуҗалыклардагы терлекне лейкозга тикшерә. Соңгы биш елдагы тикшерүләр нәтиҗәләре мөгезле эре терлекнең, аерым алганда, сыерларның баш саны ике мәртәбә кимү­ен, ә лейкоз авыруы ачыкла­ну проценты артуын күрсәтә. Моннан шундый нәтиҗә ясыйбыз - мөгезле эре тер­лектә лейкоз авыруы арта һәм районыбыз лейкоз буенча имин булмаганнардан санала.
1999 елның маенда мөгез­ле эре терлек лейкозын кисәтү һәм аңа каршы көрәш буенча кагыйдәләр раслан­ып гамәлгә кертелде. Нәсел һәм сөт җитеш­терү өчен, лейкоз буенча имин булган хуҗа­лыклардан лейкоз вируссыз сыерлар алырга кирәк. Ягъни, сыерны сатып алыр алдын­нан ветеринария оешмалары белән киңәшү, терлек­нең канын анализга алу мәҗбүри. Инфекция­ле малларны сәламәт тер­лек белән бергә көтәргә ярамый. Лейкоз авыруы ачык-ланган сыер­ларны көтүдән чыгарырга, ягъни суеп тапшырып, сәламәт мал сатып алырга кирәк.
Инфекцияле сыер сөтен сатуга чыгару тые­ла. Әмма сөтне, эшкәртү өчен, сөт эшкәртү пред­приятиеләренә тапшыру ях­шырак. Сыер сөтен кайна­тып эчәргә кирәк. Авыру сы­ерлар сөтен аеруча бала­ларга азык әзерләүдә кул­ланырга ярамый. Кешеләр­нең мөгезле эре терлек лей­козы вирусын йоктыру очраклары юк. Әмма вирус, мутантланып, кеше өчен куркыныч тудыру мөмкинлеген онытырга яра­мый. Шуңа күрә шәхси хуҗалыкларында мөгезле эре терлеге булганнар тер­лектән анализга кан алуны онытмаска тиеш. Лей­козга анализ уңай булган оч­ракта, сезгә мондый хайван­ның кирәкме-юкмы икәне ту­рында уйларга кирәк.
Мәктәпләр һәм балалар бакчалары җитәкчеләрен дә кисәтәсе килә - балаларга азык әзерләү өчен халыктан сөт сатып алу турында ка­рарны мөстәкыйль кабул ит­мәгез, ветеринария белгечләре белән киңә­шегез. Сөт сатып алганда, сатучыдан аның чисталыгын раслаучы документлар таләп итегез.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев