Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

10 июньдә –Түбән Уратмага!

Авыл янындагы тау итәгенә урнашкан болынлыкта көне буе күңел ачарга - капчык сугышында, күз бәйләп чүлмәк ватуда, чи йомырка салынган кашыкны авызга кабып узышуда, тауга йөгерүдә, сулы чиләк-көянтә күтәреп чабуда һ.б. катнашырга теләсәгез, 10 июньдә көндезге сәгать 12дә Түбән Уратма Сабантуена килегез. Мәйдан уртасындагы бил алышуга барлык көрәшчеләр дә кертеләчәк....

Авыл янындагы тау итәгенә урнашкан болынлыкта көне буе күңел ачарга - капчык сугышында, күз бәйләп чүлмәк ватуда, чи йомырка салынган кашыкны авызга кабып узышуда, тауга йөгерүдә, сулы чиләк-көянтә күтәреп чабуда һ.б. катнашырга теләсәгез, 10 июньдә көндезге сәгать 12дә Түбән Уратма Сабантуена килегез.

Мәйдан уртасындагы бил алышуга барлык көрәшчеләр дә кертеләчәк. Шулай ук, бәйрәмебезне ат чабышы да ямьләр. Ә инде халкыбызның көй-моңнарын яратучылар Татарстанның халык артисты Венера Ганиеваны якыннан күрә, аның чишмә челтерәвенә тиң тавышын ишетә алачаклар. Венера Ганиева белән беррәттән, мәйданда Казаннан килгән Дамир Сабиров җырлары да яңгыраячак. Сәнгать сөючеләр аны әле сүз остасы буларак та белә. 21.30 сәгатьтә башланачак кичке уенда да халыкны сюрприз көтә: анда җырчы Мөнир Рахмаев катнашачак.
Түбән Уратма Сабантуенда кибет-сәүдә дә эшләячәк, әмма сыра, шәраб, аракы сату катгый тыела! Шуңа күрә дә бәйрәмне халыкны эчертеп исертүгә кайтарып калдырырга теләүче сәүдәгәрләргә, градуслы эчемлек төяп килүләренең бушка булачагын алдан ук искәртеп куябыз.
Авылыбызның терәге булган хәлле ир-егетләр һәм җитәкчеләр Сабантуйдагы уен-бәйгеләрдә катнашучыларга бүләкләр алуда финанс ярдәме күрсәтерләр дип ышанабыз. Елга бер генә килә торган олы бәйрәмебезне оештыруда һәм уздыруда матди ярдәм күрсәтергә теләүчеләрнең 33-17-25 яки 8-917-886-50-66 номерлары белән шалтыратуларын көтәбез.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев