Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Өмет

Хаҗ өчен акча җыя башлыйк

Билгеле булганча, динебезнең биш баганасыннан берсе - хаҗ кылу, һәм ул һәр мөселманга - фарыз. Әмма бүгенге көндә хаҗ сәфәренә чыгу өчен шактый суммада акча кирәк. Шуңа күрә дә, акчасы булмаган мөселманнар өчен Мәккәгә хаҗга бару бүгенгә кадәр хыял гына булды. Чөнки хәзер «Идел Хаҗ» акча җыю (накопительный) фонды ул...

Билгеле булганча, динебезнең биш баганасыннан берсе - хаҗ кылу, һәм ул һәр мөселманга - фарыз. Әмма бүгенге көндә хаҗ сәфәренә чыгу өчен шактый суммада акча кирәк. Шуңа күрә дә, акчасы булмаган мөселманнар өчен Мәккәгә хаҗга бару бүгенгә кадәр хыял гына булды. Чөнки хәзер «Идел Хаҗ» акча җыю (накопительный) фонды ул хыялыгызны тормышка ашыруда ярдәм итә ала. Ничек, дисезме?
Бу фонд акчагызны икътисадның реаль секторына юнәлтә, мәсәлән, төрле хәләл проектларны инвестицияләүдә куллана. Шулай итеп, алар «хәрәкәтсез ятмый», өстәвенә, бөтен мөселман өммәте файдасына «эшли», шул ук вакытта, тупланган сумманы арттырырга ярдәм итә. Бер яктан, әлеге бизнес сезгә дә табыш китерә, икенче яктан, ислам финанс инфраструктурасын булдыруда һәм башка мөселманнар файдасына кулланылган акчагыз бәрабәренә сез савап казанасыз.
Мондый юл белән акча җыю хәләл санала, чөнки ул - диндә рөхсәт ителгән, шәригать таләпләренә туры килгән ысул. Бу - мөселманнар өчен бик мөһим. Ислам икътисады шартларының һәм принципларының үтәлешен «Идел Хаҗ» акча җыю фондының махсус шәригать эксперты тикшереп тора. Ул ислам финанс институтларына аудит үткәрә һәм контрольлек итә торган халыкара AAOIFI оешмасы сертификатына ия.
Акча җыю фонды клиентларына, хаҗ өчен акча туплауда, «Вакф Идел» хәйрия фонды да ярдәм итәчәк. Бу оешма махсус иганәче һәм партнерлар җәлеп иткән, алардан ярдәм һәм бонуслар кергән очракта, сезнең хисапка да өстәмә сумма күчереләчәк.
Шулай итеп, хаҗ сәфәренә акча җыюда, ягъни җитәрлек сумманы туплауда сезгә шәригать таләпләре буенча эшләүче берничә компания булыша. Бу элек тә шулай булган: авылдашларын хаҗ сәфәренә җибәрү өчен бөтен авыл белән акча җыйганнар...
Кеше гомере кыска, шуңа күрә дә, ислам баганаларының берсе булган гамәлне иң ахырга калдырмагыз - Аллаһыга таба бер адым ясарга ашыгыгыз.
Әгәр дә хаҗга бару өчен акча туплауга кагылышлы сорауларыгыз булса, телефоннан (8-919-625-55-13 яки 8-800-200-48-08 (Россия буенча шалтырату бушлай) белешә аласыз.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев