Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Саубуллашыр чак җитә

Түбән Кама муниципаль районы мәктәпләрендә 1301 егет һәм кыз унбер ел буе үзләренә белем һәм тәрбия биргән мәктәпләре, гимназияләре белән сау-буллашачаклар. Олы тормыш юлына аяк атлаячак бу укучыларны алда әле зур сынау - бердәм дәүләт имтиханнары көтә. Информатика, биология һәм тарихтан дәүләт имтиханы тапшыру белән беррәттән, аларга 31 майда -...

Түбән Кама муниципаль районы мәктәпләрендә 1301 егет һәм кыз унбер ел буе үзләренә белем һәм тәрбия биргән мәктәпләре, гимназияләре белән сау-буллашачаклар. Олы тормыш юлына аяк атлаячак бу укучыларны алда әле зур сынау - бердәм дәүләт имтиханнары көтә.

Информатика, биология һәм тарихтан дәүләт имтиханы тапшыру белән беррәттән, аларга 31 майда - рус теленнән, 7 июньдә математикадан мәҗбүри имтихан тапшыру да йөкләнгән. Урта мәктәпне тәмамлаучыларның барысына да, шул исәптән алтын һәм көмеш медальгә дәгъва кылучы 116 егет һәм кызга да имтиханнарны яхшы тапшырырга язсын.
25 майда узган Соңгы кыңгырау бәйрәменең күз яшьле дулкынландыргыч мизгелләрендә исә чыгарылыш класс укучылары унбер ел буе үзләрен дәрескә чакырып яңгыраган, тәнәфескә әйдәгән мәктәп кыңгыравы белән саубуллаштылар. Быел 53 гимназистын олы тормыш юлына озатучы Б.Урманче исемендәге 2нче гимназиядә дә бу бәйрәм чәчәкләргә, җыр-биюле чыгышларга уралган иде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев