Туган як

5 июнь 2012 яңалыклары

  • 5 июнь 2012 - 06:24
    Кайнар суны өзделәр
    Кичәге көннән башлап, 6 июньгәчә шәһәр халкына кайнар сусыз түзеп торырга туры киләчәк. Моның сәбәбе «Водоканал» предприятиесенең магистраль җылылык үткәргеч торбаларга гидравлик сынау уздыруына бәйле. Ә моны кайнар су бирүне туктатып тормыйча эшләп булмый, дип аңлаттылар һәм вакытлыча уңайсызлык тудырганнары өчен халыктан гафу үтенәләр.
    567
    0
    0
  • 5 июнь 2012 - 06:18
    Медаль белән бүләкләнде
    «Шинник» спорт комплексы директоры Рөстәм Ганиев Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде. Бу бүләккә Рөстәм Мәҗит улы күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, халыкка физик тәрбия бирү системасын камилләштерүгә зур өлеш кертүе өчен һәм 60 яше тулу уңаеннан, Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә лаек булды.
    545
    0
    0
  • 5 июнь 2012 - 06:14
    Безнең дә бәйрәм булды
    Түбән Кама журналистлары үзләренең һөнәри бәйрәмен - Татарстан Республикасы матбугаты көнен быел «Чайка» ял базасында билгеләп үттеләр. Анда хезмәт алдынгыларына Түбән Кама муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды (бүләкләнүчеләр арасында «Туган як» газетасы баш редакторы урынбасары Фирая Мофаздал кызы Моратова да бар), спорт ярышлары, концерт һ.б. күңел ачу чаралары үткәрелде....
    531
    0
    0
  • 5 июнь 2012 - 05:32
    Саубуллашыр чак җитә
    Түбән Кама муниципаль районы мәктәпләрендә 1301 егет һәм кыз унбер ел буе үзләренә белем һәм тәрбия биргән мәктәпләре, гимназияләре белән сау-буллашачаклар. Олы тормыш юлына аяк атлаячак бу укучыларны алда әле зур сынау - бердәм дәүләт имтиханнары көтә. Информатика, биология һәм тарихтан дәүләт имтиханы тапшыру белән беррәттән, аларга 31 майда -...
    401
    0
    0
  • 5 июнь 2012 - 05:29
    Лейкоздан сак булыгыз
    Мөгезле эре терлектәге лейкоз авыруы инфекцияле хайваннардан тарала. Нәселле, әмма лейкоз вируслы мөгезле эре терлек сатып алу авыру кер­түнең чыганагы булып тора. Авыру таратучы вирус кан, сөт, биологик сы­екчалар һ.б. аша күчә. Авыруның таралу­ына талпаннар, кигәвеннәр, черкиләр һәм лейкоз вирус­лы үгезләр сәбәпче. Сыер вирусны бозаулаган вакыт­та, бозавын ялаганда йокты­рырга мөмкин....
    505
    0
    0
  • 5 июнь 2012 - 05:22
    Хаҗ өчен акча җыя башлыйк
    Билгеле булганча, динебезнең биш баганасыннан берсе - хаҗ кылу, һәм ул һәр мөселманга - фарыз. Әмма бүгенге көндә хаҗ сәфәренә чыгу өчен шактый суммада акча кирәк. Шуңа күрә дә, акчасы булмаган мөселманнар өчен Мәккәгә хаҗга бару бүгенгә кадәр хыял гына булды. Чөнки хәзер «Идел Хаҗ» акча җыю (накопительный) фонды ул...
    718
    0
    0
  • 5 июнь 2012 - 04:53
    Коръән бәйгесендә җиңделәр
    Апрель ахырында Түбән Кама үзәк мәчетендә Коръән бәйгесе үтте. Анда 80 кеше - 32 ир-ат һәм 48 хатын-кыз катнашты. Җиңүчеләргә мәчет рәсеме төшерелгән бүләкләр тапшырылды. Бәйге өч төрле юнәлештә узды. Яше 15тән алып 45кә кадәр булган катнашучылар «Фатыйха» сүрәсен һәм үзе теләгән тагын бер сүрәне яттан сөйләргә тиеш иделәр. Өстәвенә,...
    739
    0
    0
  • 5 июнь 2012 - 04:46
    Укулар бетсә дә, белемгә тартылу сүрелми
    Түбән Кама үзәк мәчетендә кичке укулар тәмамланды. Шул ук көнне өйлә намазыннан соң чыгарылыш курс укучыларына, ягъни өч ел дәвамында дини дәресләргә йөргән 140 кешегә шаһәдәтнамәләр тапшырылды. Шәкертләрне котларга мәчет имамы Йосыф хәзрәт Дәүләтшин, кичке укулар бүлеге мөдире Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин, мөгаллимнәр коллективы килгән иде. Алар укучыларны хәерле нәсыйхәтләре, файдалы...
    774
    0
    0
  • 5 июнь 2012 - 04:41
    10 июньдә –Түбән Уратмага!
    Авыл янындагы тау итәгенә урнашкан болынлыкта көне буе күңел ачарга - капчык сугышында, күз бәйләп чүлмәк ватуда, чи йомырка салынган кашыкны авызга кабып узышуда, тауга йөгерүдә, сулы чиләк-көянтә күтәреп чабуда һ.б. катнашырга теләсәгез, 10 июньдә көндезге сәгать 12дә Түбән Уратма Сабантуена килегез. Мәйдан уртасындагы бил алышуга барлык көрәшчеләр дә кертеләчәк....
    692
    0
    0
Реклама