Туган як

22 май 2012 яңалыклары

  • 22 май 2012 - 09:51
    Төркмәннәр килеп китте
    Татарстанга эш визиты белән килгән Төркмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымухамедов җитәкчелегендәге делегация вәкилләре Түбән Кама предприятиеләрендә дә булып китте. Төркмәнстанның берничә министры һәм «Төркмән-нефть» концерны рәисе башта «Татнефть-Нефтехим»ның тоташ металл кордлы шиннар заводын карадылар. Завод директоры Әнвәр Вахитов аларны заманча шиннар җитештерелә торган цехлар буйлап йөртте. Аннан соң кунакларны «ТАНЕКО» нефтехимия...
  • 22 май 2012 - 09:50
    Разил Вәлиев кабул итә
    Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Разил Исмәгыйль улы Вәлиев 21 май көнне Түбән Камада үзенең сайлаучыларын кабул итә. Сорауларыгыз һәм үтенечләрегез булса, ул сезне әнә шул көнне 17 сәгатьтән 19 сәгатькә кадәр Студентлар урамындагы 9нчы йортның беренче катында көтә.
  • 22 май 2012 - 09:48
    Язгы чәчү тәмамлана
    Районыбыз хуҗалык-ларында сабан культураларын чәчү билгеләнгән срокта төгәлләнеп, хәзерге вакытта карабодайның берникадәр өлеше генә чәчелеп бетмәгән. Соңгы көннәрдә салкынчарак булса да, басуларда эш тукталып тормый. Шулай барганда, игенчеләр язгы эшләрне 2-3 көннән төгәлләргә исәплиләр. 16 майда алынган мәгълүматларга караганда, чәчүнең гомуми күләме 96 процентка үтәлгән инде. Быел язгы кыр эшләрен...
  • 22 май 2012 - 09:29
    Бәрдерүчене күрмәдегезме?
    14 майда якынча 21 сәгать 30 минутта Тукай урамындагы 19нчы йорт каршында ак яки аксыл көрән төстәге «ВАЗ-2107» юл аша чыгучы ирне бәрдерә. Машина йөртүче аны травмпунктка илтеп куя һәм китеп бара. Бу турыда нәрсә дә булса белүчеләрнең 39-20-00 номеры белән ГАИга шалтыратуларын көтәләр. Узган атнада эчкән килеш рульгә утыручыларның...
  • 22 май 2012 - 09:25
    Без дә чүп үләнеме әллә?..
    «6 майдан 24сенә кадәр промзонада җир өсте җылылык үткәргеч торбалары астында үрчегән үсемлекләрне эшкәртү башкарылачак. Кисәтүче аншлагларга карата игътибарлы булыгыз». Газета укучыларыбыз искәргән булса, «Туган як»ның 4 май санында шушындый эчтәлекле белдерү басылып чыккан иде. Әмма беренче карашка гади генә күренгән бу белдерүдә ул эшкәртүнең химикатлар белән булуы турында әйтеп...
  • 22 май 2012 - 09:22
    Укучыбыз белән горурланабыз
    Вахитов белән Гагарин урамнары чатында урнаштырылган баннерда, ягъни реклама тактасында муенына медаль таккан яшь кенә спортчы егетнең тренеры белән төшкән фотосын халык күрмичә калмагандыр (кызганыч, ул рәсем бик аз торды, аның урынына инде реклама элделәр). Эшкә барганда мин үзем ул тактага көн саен горурланып карап уздым. Чөнки бу егет -...
  • 22 май 2012 - 09:18
    Булатов мәктәбе сынатмый
    Равил Булатов җитәкче-легендәге балалар-үсмер-ләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр узган атнада спортның берничә төре буенча республика һәм Россия беренчелегенә үткәрелгән ярышларга барып, уңышка ирешеп кайттылар. БОКС. Чистай шәһәрендә спорт остасы Ш.Гыйльфанов истәлегенә багышланган Бөтенроссия бокс турниры узды. Анда үз үлчәүләрендә Алмаз Галиуллин һәм Вадим Шипицын - беренче, Илнур Ханнанов һәм Николай Гырнец...
  • 22 май 2012 - 09:13
    Районыбыз кызлары – республикада беренче!
    Биектауда хатын-кызлар командалары арасында стритбол буенча республикабызның авыл районнары беренчелегенә ярыш уздырылды. Стритбол - ул «урталай киселгән баскетбол» дияргә була, аны ике команда да бер генә сетка янында уйный. Соңгы елларда барлыкка килгән бу «мини-баскетбол»да осталык сынашырга Татарстанның унөч районыннан командалар килгән иде. Безнең Түбән Кама районы командасы (Лилия Нургалиева,...
  • 22 май 2012 - 09:10
    Өч президентның бүләкләренә лаек булган ул
    Германия, Ерак Көнчыгыш, Урал, Украина, Әфганстан, Төньяк Кавказ... Гвардия майоры Дәлил Җәлилев хезмәт иткән урыннарны санап чыгу гына да аның сугышчан юлы турында күп нәрсә сөйли. Үзбәкстәнда туып үскән егет хәрби хезмәткә Ерак Көнчыгышка җибәрерләр дип уйламагандыр да. Ул мотоукчы полкында хәзмәт итә, үзен тырыш, тәртипле, булдыклы солдат итеп күрсәтә....
  • 22 май 2012 - 09:04
    Ничек ташларга?..
    Иң киң таралган начар гадәтләрнең берсе - тәмәке тартудан арынырга теләүчеләр хәйран бүген. Андыйлар танышларым арасында да күп. Алар тәмәкене ташлау өчен әллә нинди ысуллар кулланырга әзер. Кайберләрен җәлләп тә куясың. Шулай шул, тәмәке тозагына килеп эләккәнеңне сизми дә каласың, ә аннан чыгуы ай-һай авыр... Дусларымның берсе төрле дарулар да...
  • 22 май 2012 - 08:33
    Эш эзләсәгез...
    16 майда 14 сәгатьтә Түбән Кама мәшгульлек үзәгендә (Бызов ур., 20а) эш урыннары ярминкәсе үткәрелә. «Татавтоматизация», «МЭРА-Строй», «Волгопродмонтаж» предприятиеләренә һәм Круглое Поле станциясенә инженерлар, техниклар, слесарьлар, юл монтерлары, түбә ябучылар, бетончылар, ташчылар, эретеп ябыштыручылар, шоферлар һ.б. кирәк. Хезмәт хакы - 14 мең сумнан 25 меңгә кадәр. Белешү өчен телефон: 42-68-00.
  • 22 май 2012 - 08:23
    Кая карама – бөтен җирдә машина
    Соңгы бер-ике елда йортлар ишегалдында җәяүлеләр өчен ясалган тротуардан түгел, ә машина юлыннан йөрергә туры килә. Сәбәбе - кешеләргә йөрерлек урын калдырмыйча, тротуарда бер-бер артлы машиналарның тезелеп торуы. Ә бераз соңарып кайтсаң, инде подъездыңа, гомумән, керерлек түгел, ишегалдында машиналар шыплап тулган була. Бу хәл барыбызга да таныш, дип уйлыйм. Шәһәребез...
Реклама