Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Төркмәннәр килеп китте

Татарстанга эш визиты белән килгән Төркмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымухамедов җитәкчелегендәге делегация вәкилләре Түбән Кама предприятиеләрендә дә булып китте. Төркмәнстанның берничә министры һәм «Төркмән-нефть» концерны рәисе башта «Татнефть-Нефтехим»ның тоташ металл кордлы шиннар заводын карадылар. Завод директоры Әнвәр Вахитов аларны заманча шиннар җитештерелә торган цехлар буйлап йөртте. Аннан соң кунакларны «ТАНЕКО» нефтехимия...

Татарстанга эш визиты белән килгән Төркмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымухамедов җитәкчелегендәге делегация вәкилләре Түбән Кама предприятиеләрендә дә булып китте.
Төркмәнстанның берничә министры һәм «Төркмән-нефть» концерны рәисе башта «Татнефть-Нефтехим»ның тоташ металл кордлы шиннар заводын карадылар. Завод директоры Әнвәр Вахитов аларны заманча шиннар җитештерелә торган цехлар буйлап йөртте. Аннан соң кунакларны «ТАНЕКО» нефтехимия һәм нефть эшкәртү заводлары комплексына алып бардылар. «ТАНЕКО»ның генераль директоры Хәмзә Баһманов аларны тиңе булмаган шушы уникаль комплекс белән таныштырды. Төркмәнстан вәкилләре Түбән Камадагы әлеге предприятиеләр белән хезмәттәшлек итәргә теләк белдерде. Делегацияне Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, республикабызның энергетика министры Илшат Фәрдиев һәм Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин озатып йөрделәр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев