Туган як

Өч президентның бүләкләренә лаек булган ул

Германия, Ерак Көнчыгыш, Урал, Украина, Әфганстан, Төньяк Кавказ... Гвардия майоры Дәлил Җәлилев хезмәт иткән урыннарны санап чыгу гына да аның сугышчан юлы турында күп нәрсә сөйли. Үзбәкстәнда туып үскән егет хәрби хезмәткә Ерак Көнчыгышка җибәрерләр дип уйламагандыр да. Ул мотоукчы полкында хәзмәт итә, үзен тырыш, тәртипле, булдыклы солдат итеп күрсәтә....

Германия, Ерак Көнчыгыш, Урал, Украина, Әфганстан, Төньяк Кавказ... Гвардия майоры Дәлил Җәлилев хезмәт иткән урыннарны санап чыгу гына да аның сугышчан юлы турында күп нәрсә сөйли.

Үзбәкстәнда туып үскән егет хәрби хезмәткә Ерак Көнчыгышка җибәрерләр дип уйламагандыр да. Ул мотоукчы полкында хәзмәт итә, үзен тырыш, тәртипле, булдыклы солдат итеп күрсәтә. Бер ел хезмәт иткәч, аны С.М. Киров исемендәге хәрби-медицина академиясенә укырга җибәрәләр. Хәрби медик карьерасын Германиядәге Совет гаскәрләре группасында полкның кече табибы булып башлый. Аннары Белоруссия, Могилев һәм Витебск... Әфганстанда ул инде 15нче аерым десант-штурм бригадасында батальонның өлкән табибы. Әфганстандагы Совет гаскәрләрененең чикләнгән контингентында ул сугышның иң авыр чорында, 1983-1985 елларда хезмәт итә.
Еш кына алар батальонына үзебезнең гаскәрләр өчен сугыш кирәк-яраклары илтүче автоколонналарны саклап барырга туры килә. Җәлилев засадаларга эләгә, яралыларга медицина ярдәме күрсәтә, иптәшләрен югалта... Бервакыт «КамАЗ» кабинасыннан яралы солдатны чыгарганда янәшәдә кумулятив снаряд ярыла. Шартлау дулкыны Дәлилне БМПга китереп бәрә, һәм ул җитди контузия ала. Ләкин капитан Җәлилев госпитальдә озак ятмый. Атна-ун көннән ул үзе хезмәт иткән частькә әйләнеп кайта.
- Мин батальон сугышчыларын үз туганнарымдай якын күрдем, - дип сөйли Дәлил Мирпулат улы. - Алар белән бөтенесе уртак: ризыгың да, патроннарың да, куанычларың да, кайгыларың да...
Җәлилевнең үрнәк хезмәте турында ул лаек булган бүләкләр дә ачык сөйли.II дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» ордены, «Сугышчан батырлык өчен», «Хәрби фидакарьлек өчен», «СССР һәм Россия Кораллы көчләрендә лаеклы хезмәт өчен», «Сугыш хәрәкәтләре ветераны», «Локаль конфликтта катнашучы» медальләре, Әфганстан президенты А.Нәдҗибулланың «Рәхмәтле Әфган халкыннан» медале, СССРның беренче һәм соңгы президенты М.Горбачев грамотасы, Татарстан Президенты М.Шәймиевнең Мактау грамотасы...
Совет гаскәрләрен Әфган-станнан чыгаргач, Җәлилев Ерак Көнчыгыш, Урал, Идел буе хәрби округларында хезмәт итә. 1994 елда Төньяк Кавказда тагын «кайнар нокта»ларда дары исен иснәргә туры килә аңа. Таулы Карабах һәм Төньяк Осетиядә фаҗигале вакыйгаларны булдырмас өчен аларның бригадасы ут эченә керә. Ул вакытта майор Җәлилев гвардия десант-штурм бригадасының медицина хезмәте начальнигы була. Ә кан коелган җирдә табиблар һәрчак кирәк. Дош-ман тарафыннан туры атылган ядрә Җәлилевне каты яралый. Аңа хәрби хезмәтне калдырырга туры килә.
Армиядән соң Дәлил Мирпулат улы 13 елдан артык Түбән Камада «Ашыгыч ярдәм» табибы булып эшли. Хәрби хезмәттәге кебек үк, тыныч тормышта да сынатмый. Шуңа ачык бер мисал.
«...2005 елның 14 ноябрендә гадәттән тыш ситуациядә «Химпродукт» хезмәткәре С.Бакалдинны коткаргандагы батырлыгы һәм профессиональ бурычына тугрылыгы өчен», - дип язылган аңа «Химпродукт» генераль директоры А. Логинов тапшырган Рәхмәт хатында. Төзелештә җимерелгән йорт хәрабәләре астыннан, үз тормышын куркыныч астына куеп, бер эшчене коткара ул...
Хәзерге вакытта запастагы майор Җәлилев Түбән Кама кадетлар интернат-мәктәбендә эшли. Олы җанлы, балаларга хөрмәт, игътибар белән караучан һәм таләпчән педагог ул. Заманында музыка мәктәбендә дә укыган икән. Шәһәребез сугышчы-интернационалистларының «Әфган солдатлары» вокаль-инструменталь ансамблендә катнашып, хәрби-патриотик җырлар фестивалендә Гран-прига лаек булды. Соңгы вакытта кадетлар интернат-мәктәбенең барабанчылар взводы нык остарды, монысы да - Җәлилев эше. 9 майдагы парадта ул взвод гаҗәеп матур чыгыш ясады.
Дәлил Җәлилев кебек намуслы, кыю, чын ирләр булганда, дөньяда батырлыкка урын һәрчак бар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: