Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Бәрдерүчене күрмәдегезме?

14 майда якынча 21 сәгать 30 минутта Тукай урамындагы 19нчы йорт каршында ак яки аксыл көрән төстәге «ВАЗ-2107» юл аша чыгучы ирне бәрдерә. Машина йөртүче аны травмпунктка илтеп куя һәм китеп бара. Бу турыда нәрсә дә булса белүчеләрнең 39-20-00 номеры белән ГАИга шалтыратуларын көтәләр. Узган атнада эчкән килеш рульгә утыручыларның...

14 майда якынча 21 сәгать 30 минутта Тукай урамындагы 19нчы йорт каршында ак яки аксыл көрән төстәге «ВАЗ-2107» юл аша чыгучы ирне бәрдерә. Машина йөртүче аны травмпунктка илтеп куя һәм китеп бара. Бу турыда нәрсә дә булса белүчеләрнең 39-20-00 номеры белән ГАИга шалтыратуларын көтәләр.
Узган атнада эчкән килеш рульгә утыручыларның 56сы «гаишник»ларга килеп эләккән, 62 автомобиль штрафстоянкага ябылган. Шуларның берсе 11 майда Лесная урамындагы 45нче йорт каршында, исерек хәлдә «Черри А15» белән җилдергәндә, юл кырыена чыгып әйләнгән. Авариядә 23 яшьлек йөртүче үзе һәм 26 яшьлек пассажиры имгәнгәннәр. Рульдәгеләрнең исерек-ләре генә түгел, аеклары да еш кына зур куркыныч тудыра. 13 майда Төзүчеләр урамындагы 5нче йорт каршында «ВАЗ-21093» автомобилен йөртүче З7 яшьлек берәү юл аша чыгучы 50 яшьлек хатын-кызны таптатып имгәткән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев