Туган як

Без дә чүп үләнеме әллә?..

«6 майдан 24сенә кадәр промзонада җир өсте җылылык үткәргеч торбалары астында үрчегән үсемлекләрне эшкәртү башкарылачак. Кисәтүче аншлагларга карата игътибарлы булыгыз». Газета укучыларыбыз искәргән булса, «Туган як»ның 4 май санында шушындый эчтәлекле белдерү басылып чыккан иде. Әмма беренче карашка гади генә күренгән бу белдерүдә ул эшкәртүнең химикатлар белән булуы турында әйтеп...

«6 майдан 24сенә кадәр промзонада җир өсте җылылык үткәргеч торбалары астында үрчегән үсемлекләрне эшкәртү башкарылачак. Кисәтүче аншлагларга карата игътибарлы булыгыз». Газета укучыларыбыз искәргән булса, «Туган як»ның 4 май санында шушындый эчтәлекле белдерү басылып чыккан иде. Әмма беренче карашка гади генә күренгән бу белдерүдә ул эшкәртүнең химикатлар белән булуы турында әйтеп тормаганнар. Ә бит әлеге белдерүне биргән «ТАЛСТАР» җаваплыгы чикләнгән җәмгыяте җылылык үткәргеч торбалар астында, янында үскән үлән, куаклардан арыну өчен пестицидлар куллана.

Әмма химикатлар белән эшләүче «ТАЛСТАР» хезмәткәрләре дә, әлеге оешма белән килешү төзегән Яр Чаллы җылылык челтәре компаниясенең Түбән Камадагы оешмасы җитәкчелеге дә (болары заказ бирүче була инде) яхшы аңлый - шәһәр һәм район территориясендә гербицидлар куллану белән бәйле эшләр башкарылу турындагы хәбәр халыкка бер дә ошамаячак. Чыннан да, һаман шул бер түбәнкамалыларны күпме агуларга була инде? Шулай булгач, кешеләрнең ризасызлыгыннан, нәфрәтеннән курыккан җылылык челтәрләре компаниясе җитәкчелегенең «сер саклавы» аңлашыла. Журналистлардан тел яшерүләре дә шуның белән бәйле булырга тиеш. Кайбер әфәнделәрдән ике-өч сүзне дә, кем әйтмешли, келәшчә белән тартып алырга туры килде.
Гербицидлар куллану белән бәйле бу караңгы вакыйганың башы 17 апрельгә барып тоташа. Бу көнне редакциягә Түбән Кама муниципаль районы советының матбугат хезмәтеннән шундыйрак эчтәлекле хәбәр килеп төште: «Май аенда Яр Чаллы җылылык челтәре компаниясенең Түбән Камадагы оешмасы район җирлегендә җир өсте җылылык үткәргеч торбалары астында үскән чүп үләннәрен юк итү өчен химикатлар кулланачак, эшкәртү эшләре 19 гектар җирдә башкарылачак». Әһә, алай икән... Бу яңалыкны укып белүгә, башта әллә нинди уйлар, сораулар туды. Ә ул пестицидлар белән эшкәртеләчәк үткәргеч торбалар промзонада гынамы, әллә шәһәр территориясендә дә бармы, булса, алар кайдан үтә? Нинди гербицидлар кулланылачак? Алар кешеләр һәм тереклек өчен зарарлымы? Халыкка ул агулы препаратлардан ничек сакланырга?
Бу сорауларга җавап эзләп, мин шушы компаниянең белгечләренә шалтыраттым. Әмма болар җитәкчеләре рөхсәтеннән башка авыз да ачарга куркучылардан булып чыкты. Шулай да, әле берсенә, әле икенчесенә шалтырата торгач, директорның үзе белән тоташтырдылар. Владимир Ларионов дигәннәре кырыс кеше икән, озын-озак сөйләшмәде. «Кем әйтте сезгә ул турыда? Бу мәгълүмат чынбарлыкка туры килми, - дип кырт кисте ул. - Чүп үләннәрен мондый төр эшкәртү «Роспотребнадзор» тарафыннан рөхсәт ителгән, һәм, җае чыкса, без анардан баш тартмаячакбыз. Әмма моның өчен күп акча кирәк, ә бүгенгә ул бездә юк». Төгәл җавап ишетеп булмады, әмма шунысын аңладым: ул миңа бүтән бер сүз дә әйтмәячәк. Нишләмәк кирәк, гербицидлар белән эшләргә рөхсәт бирүче оешма буларак, «Роспотребнадзор» бу мәсьәләгә ачыклык кертә алыр, бәлки, анда пестицидларның зарарлы булу-булмавын, алар белән эш итү үзенчәлекләрен белми калмаслар, дип «Роспотребнадзор» идарәсенең җирле бүлеге җитәкчесе урынбасары Рафис Зәйнуллинга шалтыраттым. Тик аның да «Туган як» журналисты белән әллә ни аралашасы килеп тормый иде булса кирәк.
- Гербицидлар белән эшләү мәсьәләсен хәл итүне сорап мөрәҗәгать итүчеләр булмады. Каяндыр килеп ирешкән мәгълүматны безнең аша тикшереп, ачык-лап маташмагыз, - диде ул дорфа гына. - Сүз җир өсте җылылык үткәргеч торбалары турында бара икән, иң әүвәл хуҗасын, аннары химикатлар белән эшләү өчен ялланган оешманы ачыклагыз, шулар белән элемтәгә керегез, сорауларыгызга җавап бирерләр. Мин шуны гына әйтә алам: алар бары тик махсус органнар тарафыннан тикшерелгән, дәүләт реестрына кертелгән, рөхсәт ителгән препаратлар белән эшли...
Гомумән, пестицидлар никадәр зарарлы соң, дип сорагач, «Алар арасында зыянсызлары юк», - дип танырга мәҗбүр булды Рафис әфәнде. Чыннан да, агач-куакка, үләнгә ниндидер бер химикат сиптер дә, ул урында берничә ел буена бернинди үсемлек тә үсмәсен инде! Миңа калса, чүп үләннәре агулы препаратларга караганда күпкә зарарсыз. Як-ягында, астында үскән куак, чүп үләне үткәргеч торбалар янына үтеп керүне катлауландыра, шул ук вакытта янгынга каршы куркынычсызлык кагыйдәләренә каршы килә, янәсе. Шуның кадәр комачаулый икән, аны кул белән утап, кисеп, ботарлап була бит! Тик беркемнең дә артыгын эшлисе, тир түгәсе килми. Ә химикат белән агуласаң, тиз дә, «нәтиҗәле» дә. Акчасы да җәл түгел, кешесе дә - җитәкчеләр җиңел юллар эзли.
Шулай итеп, ни Ларионов, ни Зәйнуллин минем сорауларга төгәл җавап бирә алмады. Инде әлеге хәбәрне таратучыларга чыксаң гына - башка чара калмады. Җил кайсы яктан исә дисәм, торак хуҗалыгы департаментыннан булып чыкты. Әмма, ахыр чиктә, бу сәер хәлдән чыгу юлларын эзләү Яр Чаллы җылылык челтәре компаниясенең Түбән Камадагы оешмасы баш инженеры Илфат Ахуновка йөкләнде. Үзе болай аралашудан баш тартмады - нишләсен, «өстән» кушкач, башкача булдыра алмый. «Үткәргеч торбаларны чүп үләннәреннән чистарту-чис-тартмау мәсьәләсе әлегә хәл ителмәгән», - дип, 24 апрельдән соң шалтыратырга кушып, мөлаем гына саубуллашты ул.
25е көнне Ахунов белән очраштык. «Конкурста җиңдек, подрядчы оешма билгелән-де - барлык эшләрне «ТАЛСТАР» җәмгыяте башкарачак, чүп үләннәрен эшкәртү өчен «Арсенал» препараты кулланылачак. Безнең гамәлләр законга каршы килми, «Рос-потребнадзор» идарәсенең җирле бүлеге җитәкчесе Р.Изиятуллин кул куйган рөхсәт кәгазебез бар», - дип аңлатты баш инженер.
- Билгеле ки, бу эшләр «Росприроднадзор» һәм «Роспотребнадзор»ның җирле органнары рөхсәте белән генә тормышка ашырылырга мөмкин, - дип сүзгә кушылды «ТАЛСТАР» оешмасы вәкиле Евгений Кафтанов. - Чүп үләннәрен эшкәртү кем территориясендә башкарылса, теге яисә бу препаратны куллану мәсьәләсе дә алар белән берлектә хәл ителә.
«Арсенал» гербицидының кеше өчен никадәр зарарлы булуы турында сорагач, ул болай диде:
- Беренчедән, үткәргеч торба үткән урында, «зона отчуждения» буларак, үлән дә, куак та үсмәскә тиеш - санитария нормалары шулай таләп итә. Икенчедән, без тиешле органнар рөхсәт иткән препаратларны гына кулланабыз. Аннары, бу эшләр зур масштабларда, вертолетлардан башкарылмый ич, махсус кул аппаратлары ярдәмендә эшләнә. Җилдә, яңгырда, көндез эшкә чыкмыйбыз, нигездә, иртәнге якта, чык булганда эшлибез. «Арсенал»ның кешегә ничек тәэсир итүенә килгәндә, борчылмагыз. Аның кешегә зыяны юк. Бу препарат кечкенә ампулаларда бакчачыларга да сатыла. Талпаннарга яки черкиләргә каршы да, шул ук пестицидлар кулланыла. Әле талпаннарны агулау шәһәр паркларында һәм санаторийларда да үткәрелә...
Кафтанов сүзләренә караганда, гербицидлар кеше сәламәтлеге өчен бөтенләй зарарсыз булып чыга инде! Түзмәдем, бу белгечнең сүзләренә каршы төштем. Шуннан, дисезме? Әлбәттә, ул минем белән килешергә мәҗбүр булды. Әмма сертификацияләнгән пестицидның кулланырга яраклы булуын искәртте. Шулай итеп, нигездә Кафтанов кына сөйләде, Илфат әфәнде дәшми-тынмый утыра бирде, әйтерсең лә, ул ялгыш сүз ычкындырырга курка иде...
«Чүп үләннәрен химикатлар белән эшкәртү шәһәр территориясендә дә үткәреләчәкме, әллә бары тик промзонадамы», - дип әллә ничә кабат сорасам да, җавап ишетергә туры килмәде. Кафтанов әле сорауны аңламаган була, әле сүзне икенчегә бора. Ниһаять, Илфат әфәнде түзмәде - шәһәр эченнән үтүче үткәргеч торбалары барлыгын әйтеп салды. Берсе - шәһәр башында, Вахитов урамында, икенчесе Актүбә урамы буйлап үтсә, тагын берсе базаргача сузылган.
- Болай булгач, бу торбалар тирәсе дә чүп үләненнән арындырылырга тиештер бит? Үзегез әйтмешли, санитария һәм янгынга каршы кагыйдәләрне үтәргә кирәк, - дип сорагач та, җитәкчеләрнең берсе дә төгәл генә җавап бирмәде. «Анысы эш барышында билгеле булачак», - дип судан коры чыгарга маташты алар.
- Шәһәр эчендә гербицидлар белән эш итәләр дип язып чыксагыз, халык ярсыячак. «Химия белән агулаулары җитмәгән, пестицидларга тотынганнар», - дип дулыячак... - дип борчылды баш инженер Ахунов.
Ул көннән соң байтак вакыт узды, май уртасы җитте. Инде үткәргеч торба тирә-ягын чүп үләненнән арындыру эше дә тәмамланып киләдер. Мин Е.Кафтановка шалтыратып, эш барышы белән кызыксындым. Ул: «Шәһәр эченә кермәдек тә, бары тик промзонада эшләдек. Тиздән эшкәртү эшләре тәмамланырга тиеш», - диде. Бәлки, дөресе шулдыр, әмма мин аның сүзләренә ышанып бетмим. Бездә халыктан яшереп, алдап нәрсә генә эшләмиләр бит. Аннары, җылылык челтәрләре компаниясе өчен дә берьюлы барлык үткәргеч торбалар тирәсе эшкәртелсә («Арсенал»дан соң ике еллап үлән үсми), күпкә отышлырак. Миңа калса, шәһәр эчендәге торбалар да игътибардан читтә калмаган. Чөнки җитәкчеләр, гадәттә, һәр нәрсәдән мөмкин кадәр күбрәк файда алып калмакчы була. Әмма компания өчен файдалы булса, шәһәр халкы өчен зарарлы шул. Нишлисең, бездә гади кешеләргә төкереп карау гадәткә кергән инде. Синең, балаларыңның сәламәтлеге, яшәү рәвеше беркемне дә кызыксындырмый. Түбән Кама түрәләре дә акча эшләү турында гына уйларга ияләнеп бетте, башкасы мөһим түгел. Ә нәрсә? Алар өчен без чүп үләненнән артыкмы әллә?..

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: