Туган як

27 апрель 2012 яңалыклары

  • 27 апрель 2012 - 12:48
    Яңа пунктлар ачыла
    Хәзерге вакытта Түбән Кама районында 25 фельдшер-акушерлык пункты эшли. Быел тагын ике пункт ачылырга тиеш. Алар Балчыклы һәм Түбән Уратма авылларында төзелә. Авыл җирендә эшләргә риза булучы 35 яшькә кадәрге табибларга, кызыксындыру максатыннан, 1 миллион сум акча бирелә. 2011 елда килгән яки 2012 елда киләчәк табибларга да шундый ярдәм булачак....
  • 27 апрель 2012 - 12:43
    Берьюлы җиде яңа җитәкче
    Җитәкчеләрнең атналык киңәшмәсендә муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин берьюлы җиде яңа билгеләнгән җитәкче белән таныштырды. Эшеннән киткән Г.Китанов урынына, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары итеп, моңа кадәр Афанас авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән Лида Михайловна Тартмина билгеләнде. Ә Афанас авыл җирлегенә Николай Александрович Бурмистров җитәкчелек итәчәк, моңарчы...
  • 27 апрель 2012 - 11:49
    Быел да урамнар чәчәкләрсез калмасмы?
    Җәй әле җитмәгән, шулай да түбәнкамалылар әлеге сорауга җавапны түземсезлек белән көтә. Быел шәһәребез урамнарында яшелләндерүчеләрне күрергә насыйп булырмы инде, әллә җирләр былтыргыча кара янып утырырмы? Узган ел шәһәрдә бер бөртек чәчәк утыртучы булмады, ләбаса. Түбән Кама җәй буе котсыз бер кыяфәттә утырды. Акчаң булмаса... Төзүчеләр һәм Химик-лар урамнары чатында...
  • 27 апрель 2012 - 11:44
    Бәрдерүчене күрмәдегезме?
    21 апрельдә Спортивная урамындагы 13нче йорт каршында 72 яшьлек әбине бәрдереп, авария урыныннан туктамыйча да китеп барган адәмне ГАИ эзли. Моны күргәннәр яки ул хакта нәрсә дә булса белүчеләр 39-20-00 номеры белән ГАИга шалтыратсын иде. Бу - кеше таптатуның бердәнбер очрагы түгел. 18 апрельдә Сөембикә урамындагы 6нчы йорт каршында рулендә...
  • 27 апрель 2012 - 04:45
    Чүп өемнәре арасында...
    Көннәр болай матур торганда, яртышар сәгать тукталышта таптанып, соңыннан кысылып автобуста барудан җәяү йөрүең артыграк кебек. Аннары, һава сулап, шәһәребез гүзәллеге белән хозурланып кайтуга ни җитә? Әмма җәяү йөргәндә, матур күренешләрне генә күрергә туры килми, әллә нинди күңел кайтаргыч җирәнгечләренә дә тап буласың. Химиклар урамындагы 24нче йорт тирәсеннән узганда, егылып...
  • 27 апрель 2012 - 04:39
    Агуланып үлгән
    Химиклар урамындагы «Владис» кибете каршында 11 яшьлек бер малай үлгән. 18нче коррекция мәктәбе-нең бишенче классында укыган ул малай эчәргә яратучы әнисе, бертуган апасы һәм үги әтисе белән яшәгән. Әнисенең спиртлы эчемлекләр белән мавыгуы аркасында, әлеге гаиләне гыйнвар аенда балигъ булмаганнар белән эшләү бүлегенә исәпкә куйганнар. Дустының сүзләренә караганда, бу көнне...
  • 27 апрель 2012 - 04:27
    Ишегалдында калдыргач...
    Ел башыннан бирле автомобильләрдән радар, магнитола, видеорегистратор, документлар урлауның Түбән Кама шәһәре һәм районында 55 очрагы теркәлгән. Элегрәк караклар сигнализациядән шүрләп, машиналарны ачкычын туры китерү юлы белән ачалар иде. Хәзер исә карак-лар әрсезләнде: болай азапланып тормыйлар, тәрәзәләрнең берсен ватып, машина салонындагы барлык байлыкны урлап качалар. Шул рәвешле, эчке эшләр идарәсе...
  • 27 апрель 2012 - 04:23
    Тормыштан тую аркасында
    Бызов урамындагы 24нче йортта 49 яшьлек адәм башта хатынын пычак белән яралаган, аннары үзе асылынып үлгән. Районара тикшерү бүлегенең өлкән тикшерүчесе М.Шиһбабаев сүзләренә карганда, транспорт өлкәсендә эшләгән әлеге ир берничә көн элек, үз-үзенә кул салырга теләп, кан тамырларын кискән, әмма яраланган ирен күреп алган хатыны тиз арада «ашыгыч ярдәм» чакыртып,...
  • 27 апрель 2012 - 04:15
    Карак сатучы
    Бер хатын 25 меңнән артык акчасыннан колак каккан. Бер көнне кич белән ул хатын Кайманов урамындагы «Пестречинка» кибетенә кереп, тавык тәпиләре сатып алган. Икенче көнне иртән торып эшкә җыенганда, сумкасын ачып караса, кошелегыннан җилләр искәнен абайлаган. «Нефтехим»да эшләүче бу хатынның кошелегында 700 сум акча һәм «Ак барс банк»ның пластик картасы...
Реклама