Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Карак сатучы

Бер хатын 25 меңнән артык акчасыннан колак каккан. Бер көнне кич белән ул хатын Кайманов урамындагы «Пестречинка» кибетенә кереп, тавык тәпиләре сатып алган. Икенче көнне иртән торып эшкә җыенганда, сумкасын ачып караса, кошелегыннан җилләр искәнен абайлаган. «Нефтехим»да эшләүче бу хатынның кошелегында 700 сум акча һәм «Ак барс банк»ның пластик картасы...

Бер хатын 25 меңнән артык акчасыннан колак каккан.
Бер көнне кич белән ул хатын Кайманов урамындагы «Пестречинка» кибетенә кереп, тавык тәпиләре сатып алган. Икенче көнне иртән торып эшкә җыенганда, сумкасын ачып караса, кошелегыннан җилләр искәнен абайлаган. «Нефтехим»да эшләүче бу хатынның кошелегында 700 сум акча һәм «Ак барс банк»ның пластик картасы булган. Эшкә баргач, банкка шалтыратып, картасын «блокировать» иткән. Әмма эштән кайткач кына, кошелекта картаның пин-коды язылган кәгазь кисәге булуы кинәт исенә төшкән. Ул шунда ук әлеге кибеткә йөгергән. Тавык тәпиләре сатучы бернинди дә кошелек күрмәгәнен әйткәч, бу хатын полициягә барып гариза язарга мәҗбүр булган.
Банкоматтан акча алган кешене җиңел белеп була, чөнки шәһәребезнең һәрбер банкоматы махсус видеокүзәтү системасы белән җиһазландырылган. Тикшерү барышында, банкомат тирәсендәге видеокамерадан нәкъ менә әлеге сатучы хатынның акча алганы ачык-ланган. Ул үз гаебен таныган һәм урланган 24 мең сумнан артык акчага үзенә сумка, халат, чалбар, төрледән-төрле тәм-том, әнисенә язгы куртка сатып алуын, Интернетка һәм телефонга акча салуын әйткән. Ни кызганыч, аның әнисе дә куртканың табылдык акчага сатып алынганын белгән, әмма кызына акыл өйрәтүне кирәк дип тапмаган. Хәзер бу оятсыз хатын 25 мең сум акчаны карта хуҗасына кайтарырга тиеш була.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев