Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Агуланып үлгән

Химиклар урамындагы «Владис» кибете каршында 11 яшьлек бер малай үлгән. 18нче коррекция мәктәбе-нең бишенче классында укыган ул малай эчәргә яратучы әнисе, бертуган апасы һәм үги әтисе белән яшәгән. Әнисенең спиртлы эчемлекләр белән мавыгуы аркасында, әлеге гаиләне гыйнвар аенда балигъ булмаганнар белән эшләү бүлегенә исәпкә куйганнар. Дустының сүзләренә караганда, бу көнне...

Химиклар урамындагы «Владис» кибете каршында 11 яшьлек бер малай үлгән.
18нче коррекция мәктәбе-нең бишенче классында укыган ул малай эчәргә яратучы әнисе, бертуган апасы һәм үги әтисе белән яшәгән. Әнисенең спиртлы эчемлекләр белән мавыгуы аркасында, әлеге гаиләне гыйнвар аенда балигъ булмаганнар белән эшләү бүлегенә исәпкә куйганнар.
Дустының сүзләренә караганда, бу көнне алар урамга һава суларга чыкканнар. 27 сум акчалары булган. Алар, узып баручы бер ирне туктатып, кибеттән газ сатып алуын сораганнар (әлеге газ «зажигалка»ларны тутыру өчен кулланыла). Аны-моны уйламаган адәм, кибеткә кереп, малайлар сораган әйберне алып чыккан да, китеп барган. Ә бераздан малай урам уртасында җан биргән.
Тикшерү барышында ма-лайларның әлеге газны иснәгәннәре ачыкланган. Әлеге агу яшь организмга ярамаган, күрәсең. 11 яшьлек малайның гәүдәсен яргач, аның үлеменә йөрәге туктау сәбәп булганы ачык-ланган. Соңыннан дусты аларның еш кына бергәләп клей иснәгәннәре хакында әйткән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев