Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Тормыштан тую аркасында

Бызов урамындагы 24нче йортта 49 яшьлек адәм башта хатынын пычак белән яралаган, аннары үзе асылынып үлгән. Районара тикшерү бүлегенең өлкән тикшерүчесе М.Шиһбабаев сүзләренә карганда, транспорт өлкәсендә эшләгән әлеге ир берничә көн элек, үз-үзенә кул салырга теләп, кан тамырларын кискән, әмма яраланган ирен күреп алган хатыны тиз арада «ашыгыч ярдәм» чакыртып,...

Бызов урамындагы 24нче йортта 49 яшьлек адәм башта хатынын пычак белән яралаган, аннары үзе асылынып үлгән.
Районара тикшерү бүлегенең өлкән тикшерүчесе М.Шиһбабаев сүзләренә карганда, транспорт өлкәсендә эшләгән әлеге ир берничә көн элек, үз-үзенә кул салырга теләп, кан тамырларын кискән, әмма яраланган ирен күреп алган хатыны тиз арада «ашыгыч ярдәм» чакыртып, дәваханәгә озаткан. Табиблар аны үлемнән коткарып калганнар.
Хатыны сөйләвенчә, эчкечелектән «кодировать» ителгәннән бирле, ул еш кына баш авыртуыннан зарланган. Шулай берничә көннән башы авыртуына чыдый алмыйча, бу ир үз теләге белән дәваханәгә барган. Анда иминлек полисын югалтуы ачыкланган. Бу юлы төшенкелеккә бирелгән ир аркан сыман үрелгән бер бауга тотынган. Аны кирәкле озынлыкта кисәр өчен кулына пычак алган. Иренең ниятен күреп алган хатыны ире кулындагы бауны тартып алырга теләгән. Әмма ире максатында нык торган, комачауламасын өчен, пычак тоткан кулы белән хатынын этеп җибәргән. Хатынның кулы яраланса да, ул, барыбер, ничек тә булса иренең кулыннан бауны тартып алырга маташкан. Сабырлыгы беткән ир, ниятен тормышка ашырыр өчен, хатынын подъездга ук этеп чыгарган һәм ишекне эчтән бикләп куйган. Үзе исә балконга чыгып асылынган. Куркуыннан нишләргә белмәгән хатын «ашыгыч ярдәм», полиция һәм МЧС чакырткан. Ләкин инде соң булган. Бу юлы ишекне ватып кергән МЧС хезмәткәрләре һәм табиблар ирне коткарып кала алмаганнар. Бер мәртәбә үз-үзенә кул салырга теләгән кеше, максатына ирешмичә туктамый, диләр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев