Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Берьюлы җиде яңа җитәкче

Җитәкчеләрнең атналык киңәшмәсендә муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин берьюлы җиде яңа билгеләнгән җитәкче белән таныштырды. Эшеннән киткән Г.Китанов урынына, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары итеп, моңа кадәр Афанас авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән Лида Михайловна Тартмина билгеләнде. Ә Афанас авыл җирлегенә Николай Александрович Бурмистров җитәкчелек итәчәк, моңарчы...

Җитәкчеләрнең атналык киңәшмәсендә муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин берьюлы җиде яңа билгеләнгән җитәкче белән таныштырды.

Эшеннән киткән Г.Китанов урынына, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары итеп, моңа кадәр Афанас авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән Лида Михайловна Тартмина билгеләнде. Ә Афанас авыл җирлегенә Николай Александрович Бурмистров җитәкчелек итәчәк, моңарчы ул шунда урынбасар иде. Ә инде Г.Китановка килсәк, ул моннан соң «яшьләргә патриотик тәрбия бирү һәм хәрби хезмәткә чакыру мәсьәләләре белән шөгыльләнәчәк, күп еллар чакыру комиссиясе рәисе булганлыктан, ул мәсьәләләр белән яхшы таныш», диде А.Метшин.
Моңа кадәр санитар транспорт автопредприятиесе директоры булган Василий Николаевич Филиппов төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү департаменты җитәкчесе итеп билгеләнде. Ә санитар транспорт автопредприятиесендә аны үзенең улы - моңа кадәр шунда урынбасары булган Николай Васильевич Филиппов алыштырды.
Илнур Нил улы Хәлфиев сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе итеп билгеләнде. Анысы Казаннан килгән, соңгы вакытта республика сәламәтлек саклау министр-лыгында киңәшче булып эшләгән.
БТИ (техник инвентаризация бюросы) начальнигы да хәзер яңа - Светлана Владимировна Чимарова, ул моңа кадәр шунда урынбасар булган.
ЗАГС җитәкчесен дә алыштырганнар, хәзер анда начальник - Лариса Владимировна Сычева. Анысы шәһәр сайлау комиссиясе секретаре буларак билгеле, соңгы вакытта ЗАГСка күчкән булган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев