Туган як

23 март 2012 яңалыклары

  • 23 март 2012 - 07:41
    Аларның да үз бәйрәмнәре
    Соңгы елларда илебездә бәйрәмнәр күбәйде. Шул исәптән, хәрбиләрнең дә совет чорында булмаган яңа бәйрәмнәре барлыкка килде. Шуларның икесе март аена туры килә. 19 мартта Су асты флоты диңгезчеләре көне билгеләп үтелә. Ни өчен 19 мартта, дисәгез, 1906 елның шул көнендә патша Николай II чыгарган Указ нигезндә, су асты көймәләре хәрби...
  • 23 март 2012 - 07:32
    Берсе кайтуга, икенчесе китте
    Балаларын Россия армиясенә озаткан барлык аналар кебек, мин дә улымны сагынып, исән-сау әйләнеп кайтуын түземсезлек белән көтеп йөрим, чөнки Айдар бу көннәрдә мотоукчы гаскәрләрендә хезмәт итә. Аңа кадәр шәһәребездәге 62нче һөнәри колледжда укып, электрик белгечлеге алган иде. Укыган вакытта спорт белән дә ныклап шөгыльләнде, волейбол буенча шәһәр беренчелегенә ярышларда катнашты....
  • 23 март 2012 - 07:24
    Солдатта булган, диләр
    Җыр-моң сөючеләр арасында Илһам Хисмәтуллинны белмәүче юктыр, мөгаен. Аның исеме түбәнкамалыларга яхшы таныш,иҗатын күпләр ярата, үз итә. "Илһам" татар эстрада ансамбле дә милләттәшләребезнең мәхәббәтен күптән яулап өлгерде. Дистәләгән көйләр авторы, режиссер-сәхнәгә куючы, гомумән, һәрьяктан сәләтле һәм кызыклы шәхес, шаян әңгәмәдәш Илһам әфәнде белән музыка, сәнгать, мәдәният кебек һәм башка темаларга...
  • 23 март 2012 - 07:09
    Нәүрүзгә килегез
    24 мартта иртәнге сәгать 10да Халык иҗаты йорты каршындагы мәйдан төрки халыкларның Нәүрүзен бәйрәм итүчеләрне үзенә җыячак. Бәйрәмгә килүчеләр Нәүрүзгә багышланган театральләштерелгән тамаша һәм көндезге 3кә кадәр шәһәрдәге милли-мәдәни җәмгыятьләр һәи иҗат коллективлары катнашындагы концертны карый алачак. Биредә әзербайҗаннар һәм башкортлар үз уен-җыр түгәрәкләрен дә оештырырга җыеналар. Моннан тыш, җирле...
  • 23 март 2012 - 06:52
    Күпме чәчеләчәк?
    Район хуҗалыкларында язгы чәчүгә хәзерлек дәвам итә. Иген культураларын күпме мәйданда чәчү мәсьәләсе дә хәл ителгән инде. Бу елда бөртекле культуралар 25000 гектарда булачак, аларның 7478 гектарын уҗым культуралары тәшкил итә. Техник культуралар 567 гектар мәйданны биләячәк. Яшелчәләргә - 50, азык культураларына (кукуруз, берьеллык һәм күпьеллык үләннәрне дә кертеп) 21455...
  • 23 март 2012 - 06:46
    Депутатлар игътибарына!
    28 мартта 14 сәгатьтә Советлар йортының кече залында Түбән Кама шәһәре советының ундүртенче сессиясе була. Көн тәртибе: 1. Түбән Кама шәһәре советына өстәмә сайлау нәтиҗәләре турында. 2. «Түбән Кама шәһәренең 2012 елга бюджеты һәм 2013-2014 елларга планлаштырыла торган бюджеты турында»гы карарга үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында. 3. Төрле мәсьәләләр.
  • 23 март 2012 - 06:30
    Коръән бәйгесе була
    25 мартта шәһәр үзәк мәчетендә балалар арасында районкүләм Коръән бәйгесе уздырыла. Бәйгедә 7 яшьтән 15 яшькәчә ир һәм кыз балалар аерым-аерым катнаша. Җиңүчеләргә диплом һәм истәлекле бүләк тапшырылачак. Шулай ук алар 28 марта Чаллы шәһәрендә узачак республикакүләм бәйгедә катнашу хокукына ия булачаклар.
  • 23 март 2012 - 06:27
    Сыйфатсыз орлыклар алмагыз!
    Бакчачылар өчен язгы мәшәкатьләр башланды инде. Орлыклар хәстәрли торган вакыт бит. Киләчәк уңышы аларның сыйфатына бәйле. Шәһәрдә орлыклар сата торган сәүдә урыннары күп булса да, барысы да ышанычлымы икән? «Россельхознадзор»ның орлыклар сыйфтына күзәтчелек бүлеге белгечләре яшелчә һәм чәчәк орлыклары сата торган кибетләрне тикшергәч, аларда шактый җитешсезлекләр ачыкланды. Әйтик, Л.Шәрәфиеваның, И.Зевакинаның...
  • 23 март 2012 - 04:58
    Сорауларыгыз булса...
    Россия Федерациясенең Генераль прокуратура комиссиясе 30 мартка кадәр эчке эшләр органнары эшчәнлегендә граҗданнарның Конституциядә каралган хокукларының ни рәвешле саклануы буенча Татарстан Республикасы прокуратурасында эшнең оештырылуын тикшерүне дәвам итә. 23 мартта эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең вазифаларын законлы рәвештә үтәү-үтәмәүгә кагылышлы сораулыгызны Россия Федерациясенең Генераль прокурор урынбасары Сергей Петрович Зайцевка бирә аласыз....
Реклама