Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Сыйфатсыз орлыклар алмагыз!

Бакчачылар өчен язгы мәшәкатьләр башланды инде. Орлыклар хәстәрли торган вакыт бит. Киләчәк уңышы аларның сыйфатына бәйле. Шәһәрдә орлыклар сата торган сәүдә урыннары күп булса да, барысы да ышанычлымы икән? «Россельхознадзор»ның орлыклар сыйфтына күзәтчелек бүлеге белгечләре яшелчә һәм чәчәк орлыклары сата торган кибетләрне тикшергәч, аларда шактый җитешсезлекләр ачыкланды. Әйтик, Л.Шәрәфиеваның, И.Зевакинаның...

Бакчачылар өчен язгы мәшәкатьләр башланды инде. Орлыклар хәстәрли торган вакыт бит. Киләчәк уңышы аларның сыйфатына бәйле. Шәһәрдә орлыклар сата торган сәүдә урыннары күп булса да, барысы да ышанычлымы икән? «Россельхознадзор»ның орлыклар сыйфтына күзәтчелек бүлеге белгечләре яшелчә һәм чәчәк орлыклары сата торган кибетләрне тикшергәч, аларда шактый җитешсезлекләр ачыкланды.

Әйтик, Л.Шәрәфиеваның, И.Зевакинаның шәхси кибетләрендә, Г.Гафиятуллинаның НКЦда урнашкан һәм С.Мартемьянованың Бызов базарындагы сәүдә нокталарында орлыклар сату таләпләренең тупас бозылуы һәм тиешле документлар булмавы аркасында сатучылары җавапка тартылды, штраф салынды.

Түбән Камада сатыла торган яшелчә сортларының һәм гибридларының кайберләре без яши торган зонада үстерү турында дәүләт селекция хезмәте реестрында бөтенләй теркәлмәгәнлекләре мәгълүм булды. Моннан тыш, кибетләрдә куллану вакыты чыккан, сыйфат ягыннан шикелле, сертификатсыз һәм, гомумән, нинди үсемлекләр икәнлеге мәгълүм булмаган орлыкларның күпләп ятуы ачыкланды. Тиешле документлары булмаган килеш Польшадан, Белоруссиядән яшелчә һәм чәчәк орлыклары алып кайтып сату очраклары да теркәлде.

Гадәттә, сатып алучылар орлык салынган каптагы язуларны игътибар белән карамыйлар. Бигрәк тә, фирманың исеменә һәм адресына, товарның стандартына (ГОСТ), чыккан вакытына, орлыклар партиясенең номерына игътибар итәргә кирәк. Сатучыдан орлыкларның сорты турында һәм чәчү сыйфаты турында сертификатын яки орлыкларның таныклыгын сорарга да иренмәгез. Документларның фирма печате сугылган оригиналларын күрсәтүләрен таләп итәргә кирәк. Орлыклар партиясенең номеры таныклыктагы номер белән туры килергә, соңгысында орлык җитештерелгән вакыт һәм сыйфат турында документның гамәлдәге вакыты күрсәтелгән булырга тиеш. Югыйсә, аларны куллану вакыты чыккан булуы ихтимал.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев