Туган як

Берсе кайтуга, икенчесе китте

Балаларын Россия армиясенә озаткан барлык аналар кебек, мин дә улымны сагынып, исән-сау әйләнеп кайтуын түземсезлек белән көтеп йөрим, чөнки Айдар бу көннәрдә мотоукчы гаскәрләрендә хезмәт итә. Аңа кадәр шәһәребездәге 62нче һөнәри колледжда укып, электрик белгечлеге алган иде. Укыган вакытта спорт белән дә ныклап шөгыльләнде, волейбол буенча шәһәр беренчелегенә ярышларда катнашты....

Балаларын Россия армиясенә озаткан барлык аналар кебек, мин дә улымны сагынып, исән-сау әйләнеп кайтуын түземсезлек белән көтеп йөрим, чөнки Айдар бу көннәрдә мотоукчы гаскәрләрендә хезмәт итә.

Аңа кадәр шәһәребездәге 62нче һөнәри колледжда укып, электрик белгечлеге алган иде. Укыган вакытта спорт белән дә ныклап шөгыльләнде, волейбол буенча шәһәр беренчелегенә ярышларда катнашты. Шуның да файдасы булгандыр, хәрби хезмәткә барудан курыкмады, үзе теләп китте. Армиягә аны узган елның җәендә алдылар. Башта Дагестанда хезмәт итте, аннан Әрмәнстанга күчергәннәр (хәзерге заманда Әрманстан безнең өчен чит дәүләт булса да, анда Россия армиясенең хәрби часте бар икән әле).

Шулай килеп чыкты ки, Айдар хәрби хезмәткә китәргә бер атна кала, армиядән бертуган энем Ринатның улы Нияз кайтты. Ул Самарада, ракета гаскәрләрендә хезмәт иткән. Түбән Кама нефть химиясе колледжын тәмамлаган иде, хәзерге вакытта «Нефтехим» акционерлык җәмгыятендә контроль-үлчәү приборлары һәм автоматика слесаре булып эшли. Сүз уңаеннан, Ниязның «Водоканал»да эретеп ябыштыручы булып эшләүче әтисе Ринат та заманында армиядә хезмәт итеп кайткан иде.

Менә шулай, безнекеләр үзләренең Ватан алдындагы хәрби бурычларын намус белән үтиләр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: