Туган як

Аларның да үз бәйрәмнәре

Соңгы елларда илебездә бәйрәмнәр күбәйде. Шул исәптән, хәрбиләрнең дә совет чорында булмаган яңа бәйрәмнәре барлыкка килде. Шуларның икесе март аена туры килә. 19 мартта Су асты флоты диңгезчеләре көне билгеләп үтелә. Ни өчен 19 мартта, дисәгез, 1906 елның шул көнендә патша Николай II чыгарган Указ нигезндә, су асты көймәләре хәрби...

Соңгы елларда илебездә бәйрәмнәр күбәйде. Шул исәптән, хәрбиләрнең дә совет чорында булмаган яңа бәйрәмнәре барлыкка килде.

Шуларның икесе март аена туры килә. 19 мартта Су асты флоты диңгезчеләре көне билгеләп үтелә. Ни өчен 19 мартта, дисәгез, 1906 елның шул көнендә патша Николай II чыгарган Указ нигезндә, су асты көймәләре хәрби корабльләрнең мөстәкыйль төре булып санала башлаган. Төрле елларда су асты көймәләрендә хезмәт иткән ир-егетләрне (алар безнең Түбән Камада артык күп түгел, араларында шәһәр электр транспорты предприятиесе генераль директоры Рафаил Хәбибуллин кебек билгеле шәхесләр дә бар) үз бәйрәмнәре белән котлап, ныклы сәламәтлек, тыныч, имин тормыш телибез.

Ә 27 март - Эчке гаскәрләр көне. Тарихына килгәндә, моннан ике гасыр элек, 1811 елның шул көнендә император Александар I Россиянең эчке сагын оештыру турында Указ чыгарган. Эчке эшләр министрлыгы буйсынуындагыул гаскәрләрдә хәрби бурычын үтәгәннәрне һәм бүген дә хезмәт итүчеләрне (аның бер батальоны берничә ел элек безнең шәһәрдә урнашты) якынлашып килүче бәйрәмнәре белән «Казарма» сәхифәсендә алдан ук котлап куябыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: