Туган як

Солдатта булган, диләр

Җыр-моң сөючеләр арасында Илһам Хисмәтуллинны белмәүче юктыр, мөгаен. Аның исеме түбәнкамалыларга яхшы таныш,иҗатын күпләр ярата, үз итә. "Илһам" татар эстрада ансамбле дә милләттәшләребезнең мәхәббәтен күптән яулап өлгерде. Дистәләгән көйләр авторы, режиссер-сәхнәгә куючы, гомумән, һәрьяктан сәләтле һәм кызыклы шәхес, шаян әңгәмәдәш Илһам әфәнде белән музыка, сәнгать, мәдәният кебек һәм башка темаларга...

Җыр-моң сөючеләр арасында Илһам Хисмәтуллинны белмәүче юктыр, мөгаен. Аның исеме түбәнкамалыларга яхшы таныш,иҗатын күпләр ярата, үз итә. "Илһам" татар эстрада ансамбле дә милләттәшләребезнең мәхәббәтен күптән яулап өлгерде. Дистәләгән көйләр авторы, режиссер-сәхнәгә куючы, гомумән, һәрьяктан сәләтле һәм кызыклы шәхес, шаян әңгәмәдәш Илһам әфәнде белән музыка, сәнгать, мәдәният кебек һәм башка темаларга чиксез сөйләшергә булыр иде. Әмма "Казарма" сәхифәсе өчен язма әзерләү максаты белән очрашкач, күбрәк хәрби хезмәт белән бәйле сораулар бирдек. Яраткан композиторыбыз армиядә булганмы? Гомумән, анда бару кирәкме, әллә хезмәт итүдән качып йөрүче яшьләр дөрес юлдамы? Баласын армиядән "коткарып калырга" омтылучы ата-аналар хаклымы? Илһам әфәнде ничек уйлый икән?

-Минемчә, Ватанны саклау - ир-атның төп бурычы. Һәрхәлдә, безне шулай тәрбияләделәр. Хисмәтуллиннар фикеренчә, армиядә хезмәт итмәгән кеше - егет түгел. Башкача була да алмый, - дип башлады сүзен Илһам әфәнде. - Күрәсең, ватанпәрвәрлек нәселдән килә. Бабамның әтисе Зиннәтулла 25 ел буена Санкт-Петербургта патшага хезмәт итә. Ул ике сугышта катнаша, ике мәртәбә Георгий орденына лаек була. Хезмәте тәмамлангач, 200 гектар җир белән бүләкләнә. Бабам Хисмәтулла Беренче бөтендөнья сугышында катнаша. 1939 елда әтием Гобәйдулла армиягә алына, Монголиядә хезмәт итә, ә Икенче бөтендөнья сугышы башлангач, япон интервентларына каршы көрәшә. - Илһам әфәнде туктап калды, бермәл уйланып утырды. Аның хәтта күз карашы тоныкланып киткәндәй булды. Әйтерсең лә, шушы секундларда ул үзен дәхшәтле сугыш кырында күзаллый, үлем, югалту ачысын тоя...

Тик озак үтмәде, йөзе янәдән яктырып китте, көлемсерәде: "Ә бит безнең дә егет чаклар, солдат чаклар бар иде!" Ошбу шаян елмаюдан аңлашылды: хәрби хезмәт аның күңелендә якты хатирәләрнең берсе булып саклана. Әллә еракта, яшьлектә калган мизгелләр шулай сагындырамы?..

-1982 елның көзендә армиягә алындым, - дип сөйләвен дәвам итте ул. - Мине Байконурга, тимер юл гаскәрләренә җибәрделәр. Иң әүвәл кече командирлар әзерли торган уку-укыту үзәгенә барып эләктек. Укулар тәмамлангач, хәрби частьларга тараттылар. Татарстаннан бергә килгән иптәшләремне отделение командирлары итеп билгеләделәр. Мине исә, сәнгать белән яхшы таныш булганлыктан, клуб мөдире итеп куйдылар, шул ук вакытта хуҗалык взводының отделение командиры вазыйфаларын башкарырга туры килде. Өстәвенә, җәен ике ай чамасы ашханәдә җитәкчелек иттем. Безгә, Татарстан егетләренә, һәрвакыт шулай җаваплы эшләр башкарырга насыйп булды. Ышанычлы булуыбызны тиз аңлап алдылар, без һәрвакыт башкаларга яхшы үрнәк булдык. Безнең белән тагын Литва, Казахстан, Үзбәкстан, Украина, Чечнядан килгән егетләр дә хезмәт итте.

Байконур табигатенең кырыслыгы турында ишеткән бар иде инде, Илһам әфәнденең сүзләре моңа тагын бер дәлил булып яңгырады: -Климат кискен үзгәрә. Җәен 50 градускача кызулык булса, кышын һава температурасы минус ун тирәсе саклана, әмма шыксыз, ачы җил үзәккә үтә. Миңа тагын бер күренеш сәер тоелды: агачлар бары тик йорт ышыгында үсә, өй өстеннән чыкты исә, җил кисеп ала, киптерә. Ә менә язлары искиткеч матур! Бу айларда Казахстан далаларын ал лалә чәчәкләре камап ала. Мондый гүзәллек беркемне дә битараф калдыра алмый... Шунда гына Сырдәрья җәелеп ята. Бу елга ике якка агуы белән мәгълүм. Әйтергә кирәк, анда суны кайнатмыйча һич эчәргә ярамый. Без һәрвакыт суга дөя чәнечкесе салып кайната идек. Янәсе, паразитларны үтерәбез. Менә шундый кырыс шартларда, шул ук вакытта үзенчәлекле, гаҗәеп матур табигать кочагында хезмәт итәргә туры килгән Илһам әфәндегә. Өстәвенә, Гагарин космоска очкан мәйданчык та Ленинск шәһәре янында гына урнашкан. "Галәмгә очкан космик корабльләрне кул болгап озатып кала идек", - диюе дә уен-көлке өчен генә әйтелгән сүзләр түгел. Ул космодром төзүчеләргә багышлап җыр да язган.

Менә аның кайбер юллары:

Космодром, звездоград, ветераны…

Бродит память по давним годам...

Байконура степные тюльпаны

Я дарю постаревшим друзьям.

-Бу җырны ветераннарга атап язган идем, инде үзебез 50 яшькә җиттек. Ул хәзер безгә багышлана кебек, чөнки Байконур төзелешендә безнең дә өлеш бар, - ди җыр авторы. Аның сүзләренчә, кайчандыр бергә хезмәт иткән ир-егетләр бүген дә аралашып яши. - Бүген инде безнең улларыбыз Ватан алдындагы хәрби бурычларын үти. Ни кызык, улым Илзим дә, минем кебек үк, тимер юл гаскәрләрендә хезмәт итте (күптән түгел ул армиядән кайтты). Илһам Хисмәтуллин - Байконурда, Илзим - Хабаровскида, Илһамның бертуган абыйсы - Эстониядә, аның улы - Екатеринбургта хезмәт иткән. Күрәсең, Хисмәтуллиннар нәселе малайларда кечкенәдән Ватанга мәхәббәт, туган ил белән горурлану хисләре тәрбияли. Хисмәтуллиннар болай уйлый: Ватанны саклау - ир-егетнең төп бурычы, армия ир-атларда солдат дуслыгы, җаваплылык, ныклык, намус кебек сыйфатлар булдыра, чыныктыра, дәрәҗә өсти. Дөрес, алар белән дә килешми булмый. Ләкин таякның икенче башы да бар түгелме? Бүген матбугат чараларында "дедовщина" корбаннары турында күп языла, сөйләнә. Армия бихисап ата-аналарны кан елата, яшьләребезне имгәтә, тән, җаннарына төзәлмәс җәрәхәтләр сала. Мин түзеп тора алмадым, Илһам әфәндедән: "Ә сез улыгызны армиягә җибәрергә курыкмадыгызмы?" - дип сорадым. -Безнең частьтә "дедовщина" булмады, - диде ул. - Барысы да устав буенча эшләнде. Гомумән, тәртип хәрби часть командирларыннан башлана. Безнең командир белорус, бик таләпчән,каты кеше иде. Ул эшкә урнашмаган өчен хәтта улын хөкемгә тарттырган, дип сөйләделәр.

Әмма никадәр кырыс булмасын, бик гадел, туры кеше булды. Безгә шундый командирлар кирәк тә, ул вакытта армия дә "дедовщина" пычрагыннан арыныр иде. Ә инде Илзимгә килгәндә, юк, курыкмадым. Ир-ат ир кешедән куркырга тиеш түгел, дип уйлыйм. Аннары, тәкъдир бар бит әле. Әҗәлең җитсә, балыкка барган җиреңнән суга батып үләсең. Ә инде Аллаһы Тәгалә кемгәдер ачы язмыш насыйп итсә, аннан качып котылыйм, димә... Чү, Илһам әфәнде хаклы ич. Раббыбыз да: "Сез күтәрә алмаслык сынаулар бирмәм", - дигән бит. Димәк, килгән авырлыкларга сабыр итү хәлебездән килми түгел, еш кына без моны теләмибез.

Улы Илзим дә армия хезмәтеннән зарланмый. "Яхшы ашаттылар, балыкның да ниндиен генә авыз итмәдек!" - ди ул. Шул ук вакытта бергә хезмәт иткән якут егетләре турында сөйләп, көлдерә. Рус телләре чамалы булган, күрәсең, солдатларга шунысы аеруча кызык тоелган. Илзимнең исә күп вакыты штабта, компьютер каршында үткән. -Киләчәктә балалары сораса, горурланып, "армиядә хезмәт иттем", дия алачак, - дип шатлана Илһам әфәнде. Үзе, оныгыма карата тагын да кырысрак булачакмын әле, дип өстәп куярга да онытмый. Аңлашыла ки, ошбу нәсел беркайчан да Ватаныбыз каршында бурычлы булып калмаячак.

Бүген, егетләр вакланып, ир-атларга хас сыйфатларын югалтып барган бер заманда, таләпчән, кирәккәндә каты була алган әтиләр тәрбиясе, фидакарь бабаларыбызның матур мисаллары бик кирәк шул. Элек армиядә хезмәт итмәгән егетләрне кешегә дә санамаганнар, хәтта кызларын андыйларга кияүгә бирмәгәннәр. Солдатлар гына күкрәк киереп, горурланып йөри алган. Бүген исә күпләр хәрби хезмәтне ниндидер котычкыч әйбергә тиңли. Минемчә, бу - череп баручы җәмгыятебезнең тагын бер чире. Әмма әлеге авырудан имин булучылар да әз түгел. Илһам Хисмәтуллин һәм аның улы Илзим - әнә шундыйлардан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: