Туган як

7 февраль 2012 яңалыклары

  • 7 февраль 2012 - 10:20
    Туклану бәясе арзанайды
    Яңа елдан башлап, мәктәп ашханәсендә баланы бер мәртәбә ашату ата-ана өчен 30 тиенгә арзанайды. Бер мәртәбә туклануның бәясе, элеккечә, 30 сум, әмма хәзер аның 24 сум 80 тиенен ата-ана түләсә, калган 5 сум 20 тиене җирле бюджеттан күчерелә. Бу муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең карары нигезендә эшләнә. Моңа кадәр укучының...
  • 7 февраль 2012 - 10:12
    Садыйков җавап бирә
    Полиция эшенә кагылышлы сорауларыгызны Түбән Кама эчке эшләр идарәсе җитәкчесе полиция полковнигы Айрат Садыйковка һәм полиция подполковнигы Хафиз Нургатинга бирә аласыз. 9 февральдә 3нче микрорайонның иҗтимагый үзәгенә (Химиклар урамы, 72б) 16 февральдә 4нче микрорайонның иҗтимагый үзәгенә (Шинчылар урамы, 25а), 23 февральдә Төзүчеләр поселогындагы «Патриот» үзәгенә килеп сорауларыгызны бирә аласыз. Очрашулар...
  • 7 февраль 2012 - 09:59
    Поликлиника төзеләчәк
    Шәһәребездәге 2нче поликлиниканы төзеп бетерер өчен, республика финанслар министрлыгы 100 млн сум акча биргән. Әлеге акчага түбәне ремонтлау, пластик тәрәзәләр кую, вентиляция урнаштыру, тышкы инженерлык челтәрләре сузу планлаштырыла. Заказ бирүче - «Главинвестстрой», ә подрядчы муниципаль район башкарма комитеты киңәше буенча сайланачак. Әлеге поликлиника сменага 720 кешене кабул итә алачак.
  • 7 февраль 2012 - 09:56
    Казаннан – Түбән Камага
    Фәйзрахманов Рушан Васил улы Федераль куркынычсызлык хезмәтенең (ФСБ) Түбән Кама бүлеге начальнигы итеп билгеләнде. Полковник Фәйзрахманов ФСБ органнарында 1995 елдан бирле хезмәт итә. Соңгы вакытта ФСБның республика идарәсендә кадрлар бүлеге начальнигы урынбасары булган.
  • 7 февраль 2012 - 09:53
    Казаннан – Түбән Камага
    Мөстәкыймов Фалих Салих улы Түбән Кама прокуроры итеп билгеләнде. Ул Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаган, прокуратура органнарында1991 елдан бирле эшли. Соңгы эш урыны - Казанда, республика прокуратурасында күзәтчелек бүлеге начальнигы.
  • 7 февраль 2012 - 09:39
    Кама Аланы хоккейчылары көчле
    Зурлар командалары арасында «Б» дивизионында Татарстан беренчелегенә хоккей ярышлары дәвам итә. Узган атнада Кама Аланы хоккейчылары үзләренең поселогындагы «Олимпия» боз сараенда Спас районы командасын кабул иттеләр. Кама Аланы командасы кунакларны 11:3 исәбе белән тар-мар итте. Кунаклар капкасына Раушан Гафиятуллин - биш, Кирилл Штокало - өч, Максим Петаев - ике, Рөстәм...
  • 7 февраль 2012 - 09:34
    Безнекеләр сынатмый
    Равил Булатов җитәкчелегендәге балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр узган атнада спортның берничә төре буенча республикада һәм аннан читтә үткәрелгән ярышларга барып, уңышка ирешеп кайттылар. БОКС. Чаллы шәһәрендә 14-15 яшьлек малайлар арасында бокс буенча Татарстан беренчелегенә ярыш үткәрелде. Анда үз авырлык үлчәүләрендә Максим Шкляев - беренче, Илнур Хәнәфиев (аңа әле 13 яшь...
  • 7 февраль 2012 - 09:13
    Тигезлектә, тиңлектә
    - Тормышыбыз рәхәт, муллыкта яшибез. Тугыз балабыз, унтугыз оныгыбыз, инде оныкларның да өч баласы бар, - дип санап китте бер очрашуыбызда Ольга түти. - Бергә җыелсалар, Сабантуйдан ким булмый. Исемнәрен дә бутап бетерәм. Үпкәләмиләр үзләре, төзәтеп җибәрәләр, тагын ялгыш әйттең дип көләләр... Олы Аты авылында гомер кичерүче Ольга белән Максим...
  • 7 февраль 2012 - 09:10
    Азгын мәчене акылга утырттым дип сөенә
    Әллә үзенең дә койрык бозлы, әллә нәрсә шунда - соң кайтсам да, «иптәшләр» белән салып утырып тоткарлансам да, хатынның исе китми, урында сыердай әйләнеп ята да, гырларга тотына. Тик чыгырдан чыкты берсендә. Һәр шимбәдәгечә, җыендым да, икенче көнне генә кайтырга булып, «иптәш»ләр белән балыкка киттем. Шунысы әйбәт, соңгы җанкисәгемнең бакчасы...
  • 7 февраль 2012 - 08:39
    Нык булыгыз!
    Һәр кешенең үз язмышы, үз тормышы. Беркем дә үзенең нәрсә күрәсен алдан белми. «Егыласы урынымны белсәм, мендәр куяр идем» дип юкка гына әйтмиләрдер. Түбән Камага күченеп килгәндә, яңа гына өйләнешкән яшь пар идек. Улыбызга бер яшь тулды. Кеше квартирында тора башладык. Шәһәргә күчкәч, ирем иркенгә чыкты - читләр белән чуала...
  • 7 февраль 2012 - 08:24
    Ялгызлык газабы
    Яшьләй кияүгә чыкты ул. Бер күрүдә яратты, үз итте Зиннәтулланы. Күп бала үстереп, зур гаилә булып, матур итеп яшәү иде аларның хыяллары. Тик бер-бер артлы туган балалары гомерсез булды. "Көт мине, безнең әле бик күп балаларыбыз булыр, мин барыбер кайтырмын, фашист дигәннәренең муенын гына борыйк», дип киткән Зиннәтулласы да кире...
Реклама