Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Туклану бәясе арзанайды

Яңа елдан башлап, мәктәп ашханәсендә баланы бер мәртәбә ашату ата-ана өчен 30 тиенгә арзанайды. Бер мәртәбә туклануның бәясе, элеккечә, 30 сум, әмма хәзер аның 24 сум 80 тиенен ата-ана түләсә, калган 5 сум 20 тиене җирле бюджеттан күчерелә. Бу муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең карары нигезендә эшләнә. Моңа кадәр укучының...

Яңа елдан башлап, мәктәп ашханәсендә баланы бер мәртәбә ашату ата-ана өчен 30 тиенгә арзанайды. Бер мәртәбә туклануның бәясе, элеккечә, 30 сум, әмма хәзер аның 24 сум 80 тиенен ата-ана түләсә, калган 5 сум 20 тиене җирле бюджеттан күчерелә.

Бу муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең карары нигезендә эшләнә.

Моңа кадәр укучының бер көнлек иртәнге ашы өчен тиешле 30 сумның ата-аналар 25 сум 10 тиенен түлиләр иде, калган 4 сум 90 тиен жирле бюджет исәбеннән булды.

Мәктәпләрдә укучыларның 10 проценты гына туклану өчен түләүдән тулысынча азат ителә. Алар - социаль яктан яклауга мохтаҗ булган гаиләдә тәрбияләнүче балалар. Әмма бу ташламалар авыл җирлекләрендәге һәм Кама Аланы поселогындагы мәктәпләргә кагылмый.

Озынайтылган көн төркеменә йөрүче беренче-дүртенче класс укучысына төшке аш өчен ата-аналарга тагын 15 сум өстәргә туры килә. Озынайтылган көн төркеменә йөрүче укучыларның 17,5 проценты гына туклану өчен түләүдән азат ителә.

Мәгариф идарәсенең мәктәп туклануы бүлеге җитәкчесе Николай Плисов сүзләренә караганда, беренче-дүртенче класс укучыларына атнага дүрт мәртәбә 180 мл фторлы сөт бушлай бирелә.

Мәктәптәге иртәнге ашның 30 тиенгә арзанаюы, әлбәттә, ата-аналар өчен әйбәт. Әмма алар, бәя арзанаюы белән беррәттән, мәктәп ашханәсендә әзерләнә торган ризыкның санитария таләпләренә җавап бирүен, тәмле, файдалы һәм туклыклы булуын телиләр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев