Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Тигезлектә, тиңлектә

- Тормышыбыз рәхәт, муллыкта яшибез. Тугыз балабыз, унтугыз оныгыбыз, инде оныкларның да өч баласы бар, - дип санап китте бер очрашуыбызда Ольга түти. - Бергә җыелсалар, Сабантуйдан ким булмый. Исемнәрен дә бутап бетерәм. Үпкәләмиләр үзләре, төзәтеп җибәрәләр, тагын ялгыш әйттең дип көләләр... Олы Аты авылында гомер кичерүче Ольга белән Максим...

- Тормышыбыз рәхәт, муллыкта яшибез. Тугыз балабыз, унтугыз оныгыбыз, инде оныкларның да өч баласы бар, - дип санап китте бер очрашуыбызда Ольга түти. - Бергә җыелсалар, Сабантуйдан ким булмый. Исемнәрен дә бутап бетерәм. Үпкәләмиләр үзләре, төзәтеп җибәрәләр, тагын ялгыш әйттең дип көләләр...

Олы Аты авылында гомер кичерүче Ольга белән Максим илле дүртенче елның алмалы август аенда өйләнешәләр. Амбар тулы ашлык, эш кешесенең кадере булган заманалар бит әле. Бер-бер артлы балалары туып, кул арасына керә тора. Алар бакчада бәрәңге казыганда, күрше-тирәнең кайсысы сокланып, кайсысы кызыгып: «Емельяновныкылар чыкты. Бер дә трактордан ким сөрмиләр, бигрәк бердәмнәр», дип койма аша күз сала.

Бу гаиләдә эш бүлү юк. Кечкенәдән үк, балалардан кайсысының нинди эшкә көче җитсә, шуны җиренә җиткереп үтәргә гадәтләнгәннәр. Ольга түти үзе чисталык-пөхтәлек ярата һәм балаларыннан да шуны таләп итә. Максим дәдәй исә улларын бернәрсәдән дә курыкмаска, нык булырга өйрәткән. Нык дигәннән, аларның уллары Михаилны Венгриядә хезмәт иткән җиреннән табутта алып кайталар. Сукыр эчәгесе шартласа да, авыртуга чыдар чамасы калмагач кына командирларына әйткән, әмма инде соң булган. Ничәмә-ничә еллар үтсә дә, үзләренә килгән ул кайгы онытылмый, җуелмый.

Алтмыш елга якын бергә гомер итүче Емельяновлардан яшьлек кире кайтса, кемне сайлар идегез, дип сорадым. Максим дәдәй фуражкасын кыңгыр салды да: «Янып торган күзләренә гашыйк иткән Ольгамны», - инде дип елмайды. Ольга түтинең дә җавабы әзер: «Өздереп бер караса, барылк үпкәләрем онытыла. Әйтер сүзләрен көйгә дә салса, май кебеек эрим дә китәм. Кушылып җырламыйча түзә алмыйм». Гайбәтләргә колак салмыйча, бер-береңә юл куеп яшәгәндә генә авырлыклар да чигенә, бәхет тә янәшәңдә буладыр ул.

Әйе, бәхетле алар. Балалары үз ояларын корып аерым яши башлагач та, туган нигезне онытмаганнары өчен дә бәхетле. Кече уллары Василий гаиләсе белән күршедә генә яши. Николайның да йорт-җире иркен. Светлана да авылда калды, Булановлар аны килен дип түгел, ә үз кызларыдай кабул иттеләр. Лида, Лена, Людмила һәм Александр Түбән Камада төпләнделәр. Данил белән Максим Сухрау авылында тормыш итәләр. Шулай булгач, туган нигез җылысын саклаучы Емельяновларга тирә-күрше ничек сокланмасын да, ничек кызыкмасын соң инде?!

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев