Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Безнекеләр сынатмый

Равил Булатов җитәкчелегендәге балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр узган атнада спортның берничә төре буенча республикада һәм аннан читтә үткәрелгән ярышларга барып, уңышка ирешеп кайттылар. БОКС. Чаллы шәһәрендә 14-15 яшьлек малайлар арасында бокс буенча Татарстан беренчелегенә ярыш үткәрелде. Анда үз авырлык үлчәүләрендә Максим Шкляев - беренче, Илнур Хәнәфиев (аңа әле 13 яшь...

Равил Булатов җитәкчелегендәге балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр узган атнада спортның берничә төре буенча республикада һәм аннан читтә үткәрелгән ярышларга барып, уңышка ирешеп кайттылар.

БОКС. Чаллы шәһәрендә 14-15 яшьлек малайлар арасында бокс буенча Татарстан беренчелегенә ярыш үткәрелде. Анда үз авырлык үлчәүләрендә Максим Шкляев - беренче, Илнур Хәнәфиев (аңа әле 13 яшь кенә), Роберт Дәүләтшин, Ранис Саматов һәм Александр Дерлюков - икенче, Илгиз Хөсниев өченче призлы урыннарны алдылар. Бу яшь боксчыларның уңышында тренерлары Радик Шакиров, Альберт Виноградов, Радик Әгъләмов, Сергей Матвеев һәм Илфат Фәтхетдиновның да лаеклы өлеше бар.

ИРЕКЛЕ КӨРӘШ. Казанда ирекле көрәш буенча республика беренчелегенә ярыш узды, безнекеләр анда да сынатмады. Егетләр арасында Риваз Гыйниятуллин үз үлчәвендә җиңү яулады, Омар Шахмазов һәм Дәүләт Зыятдинов - икенче призерлар. Кызлар көрәшендә Марина Павлова - беренче, Ксения Белоусова икенче урынны алды. Бу егетләрнең һәм кызларның уңышын тренерлары Урал Харрасов, Айдар Хөҗҗәтуллин, Евгений Атарский һәм Юрий Ильин да уртаклашалар.

ЙӨЗҮ. Новочебоксарск шәһәрендә үткәрелгән йөзүчеләр ярышында Киров, Түбән Новгород, Самара, Йокшар-Ола, Ижевск, Ульяновск һәм Түбән Кама шәһәрләреннән барлыгы 23 команда катнашты. Шәһәребез командасы шулар арасында призлы өченче урынны алды. Моңа безнең Илья Обухов һәм Ульяна Попова зур өлеш керттеләр. Илья - 100 метрга баттерфляй стиле белән, ә Ульяна шундый ук дистанциядә ирекле стиль белән йөзүдә икесе дә өченче призер булды. Аларның уңышы - тренерлары Айсылу Насыйбуллина һәм Илдар Шәрәфетдиновның да хезмәт җимеше.

КИКБОКСИНГ. Башкортстанның Туймазы шәһәрендә кикбоксинг буенча Россия чемпионаты узды, анда Мәскәү, Омск, Красноярск, Волгоград, Башкортстан, Татарстан һәм башка төбәкләрдән иң көчле кикбоксерлар көч сынашты. Безнең спорт мәктәбеннән Гадел Мүлетов 1994-1995 елгы егетләр арасында 57 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендә җиңү яулады. Шуның белән ул Венгриягә, дөнья кубогы өчен ярышка бару хокукын яулады. Хәзер ул тренеры Илнур Гарипов белән шушы җаваплы сынауга әзерләнә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X