Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кама Аланы хоккейчылары көчле

Зурлар командалары арасында «Б» дивизионында Татарстан беренчелегенә хоккей ярышлары дәвам итә. Узган атнада Кама Аланы хоккейчылары үзләренең поселогындагы «Олимпия» боз сараенда Спас районы командасын кабул иттеләр. Кама Аланы командасы кунакларны 11:3 исәбе белән тар-мар итте. Кунаклар капкасына Раушан Гафиятуллин - биш, Кирилл Штокало - өч, Максим Петаев - ике, Рөстәм...

Зурлар командалары арасында «Б» дивизионында Татарстан беренчелегенә хоккей ярышлары дәвам итә.

Узган атнада Кама Аланы хоккейчылары үзләренең поселогындагы «Олимпия» боз сараенда Спас районы командасын кабул иттеләр. Кама Аланы командасы кунакларны 11:3 исәбе белән тар-мар итте. Кунаклар капкасына Раушан Гафиятуллин - биш, Кирилл Штокало - өч, Максим Петаев - ике, Рөстәм Шәймәрданов бер гол кертте.

18 февральдә безнекеләр белән очрашу өчен «Олимпия»гә Нурлат районы хоккейчылары килә. Безнең зонада уйнаучы алты команда арасыннан иң яхшы икесе республика финалына узачак. Мондый хокукны яуларга өмете зур булганнар зонабызда өчәү: турнир таблицасында беренче өч урынны алып торучы Нурлат, Чистай һәм Кама Аланы командалары. Финалга барачак ике команданың берсе булу өчен, Кама Аланы хоккейчыларына нык тырышырга кирәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев